Пятница, 03.05.2024, 03:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 02
Кыргый киекләрне аулау сезоны ачылган вакытта – агымдагы елның 1 августыннан 2013 елның 28 февраленә кадәр республика биләмәләрендә "Браконьер” операциясе үткәрелә. Бу чорда браконьерлык фактларын  һәм ату коралларының законсыз рәвештә саклануын ачыклау буенча рейдлар оештырылачак. Аучының махсус лицензиясе һәм корал йөртүгә рөхсәте, яңа үрнәктәге сунарчы билеты тикшереләчәк. Ау вакытында исерткеч эчемлекләр куллану катгый тыела.
Ринат Ризванов, 
район эчке эшләр бүлегенең
 лицензия-рөхсәт бирү хезмәте инспекторы.

Просмотров: 391 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.08.2012 | Комментарии (0)

Ял һәм бәйрәм көне туры килгән очракта ял киләсе эш көненә күчерелә, дип хәбәр итә Башкортстан Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге. Быел Ураза бәйрәме 19 августка, ягъни якшәмбегә туры килә. Шулай итеп, ял көне 19 августтан дүшәмбегә, ягъни 20 августка күчерелә. Җомга, 17 августтагы эш көне озынлыгы кыскартылмый. Башкортстан халкы, димәк, Ураза бәйрәме белән бәйле 18, 19 һәм 20 августта ял итәчәк.

Просмотров: 423 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.08.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте икенче кварталга яшәү минимумын билгеләде, ул уртача 5558 сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, быел беренче кварталда ул 5485 сум иде. Хәзер эшләүчеләр өчен аның зурлыгы  5940, пенсионерларныкы – 4526, балалар өчен – 5424 сум.

Просмотров: 466 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.08.2012 | Комментарии (0)

"Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы игенчеләре дә уракның тәүге көненнән үк үстерелгән барлык уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларга юл куймыйча җыеп алуга җиң сызганды. Карап-көйләп куелган үз комбайннарына, иш янына куш булыр дип, "Үзәк” машина-технология станциясеннән дә "МагДон” ургыч, "Нью-Холланд” һәм "Дон-1500” бөртексуккыч басу корабларын җәлеп иттеләр һәм игеннәр өлгергән басуда кемузардан эшкә керештеләр.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 570 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.08.2012 | Комментарии (0)

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителүенчә, ел башыннан алып Башкортстанда 1032686 тонна сөт савып алынган, шуның 393296 тоннасы – авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермер хуҗалыкларына туры килә.
Шунысын да әйтергә кирәк, быел сөт узган ел белән чагыштырганда 30799 тоннага күбрәк алынган. Тулы булмаган җиде айда 410983 тонна сөт сатылган. Шунысы шатлыклы, безнең район иң зур күрсәткечкә ирешкән районнар арасында аталды. Әгәр бу чорда  Стәрлетамак районында тулаем 26434 тонна җитештерелгән булса, безнең район терлекчеләре аннан кала  икенче булып килә –  24593 тонна продукция алынган. Бу исемлектә Дүртөйле (20479 т.) – өченче, Илеш (18282 т.) – дүртенче, Авыргазы (14645 т.) районы  бишенче урында.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 453 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.08.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск