Пятница, 03.05.2024, 01:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 07
Игеннәрне урып-җыю белән беррәттән, районыбыз хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләүгә дә игътибар кимеми. Быел алты хуҗалыкта мең гектарга якын мал азыгына  тары  үстерелде. "Алга” кооператив-колхозында бу культура 144 гектарда игелде. Һәм, әйтергә кирәк, корылыклы елда да әйбәт уңыш алына. Әлеге вакытта тарыны, туралганнан соң салам белән кушып, силос итеп базлыйлар.  "КамАЗ” автомашиналары китереп аударган яшел масса һәм салам "Т-150” тракторы белән яхшылап таптатыла һәм тыгызлана.  "Кышкылыкка маллар өчен менә дигән азык булачак!”, — диләр анда эшләүчеләр. 
Бүгенге көнгә алгалылар һәр шартлы малга исәпләгәндә 20,7 центнер азык берәмлеге хәзерләделәр. Кышкы чорга мал азыгы запасы туплау дәвам итә.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 453 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.08.2012 | Комментарии (0)

Соңгы вакытта район биләмәсендә һәм күрше районнарда халыкның шәхси хуҗалыгында булган малларын урлау ешайды. Агымдагы елның җиде аенда безнең районда сыер малларын һәм атларны урлап алып китүнең биш факты ачыкланды. Бу урлашулар нигездә төнге вакытта аткарыла. Караучысыз йөргән бәйсез малларны бик җиңел генә алып китәләр. Шуңа күрә үзегезнең малларыгызны төнгелектә көтүлекләрдә иректә йөртмәвегезне һәм караучысыз  калдырмавыгызны сорыйбыз. Әгәр авылыгызда  таныш булмаган чит кешеләр һәм автотранспорт йөргәнен күрсәгез, моңа игътибар итегез. Автомашинаның  төсен, марка-моделен һәм дәүләт теркәү номерын, кешеләр санын һәм аларның төс-кыяфәтләрен хәтерләп калыгыз, мөмкин булса, мобиль телефонның фотокамерасына төшерегез. Шикле кешеләр булса,бу хакта үзегезнең участок уполномоченныена һәм эчке эшләр бүлегенә 3-11-62, 8-927-753-39-00 телефоннары буенча хәбәр итегез. Бу мәгълүмат җинаятьчеләрне тотарга, үз милкегезне сакларга ярдәм итәргә мөмкин.
                                                        Эдуард Кирәев,
 полициянең участок уполномочен ... " Читать дальше "
Просмотров: 508 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.08.2012 | Комментарии (0)

Шимбә, 11 августта, сәгать 10 нан район мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында традицион көзге ярминкәләр сезонын ачып, мәктәп ярминкәсе булачак. Укучы балалар өчен кирәк-яраклар белән биредә яңа уңыштан  бал, яшелчә- җимешләр, ит ризыклары, башка төр продукция тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә катнашуга  бәйле белешмәләр белән 3-18-53 телефоны аша муниципаль район хакимиятенең икътисад  һәм сәүдә бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.
                                                        Рима Рәхимова,
 икътисад һәм  сәүдә бүлегенең төп белгече.



Просмотров: 541 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.08.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 10 августында  «Олимпияче» физкультура-савыктыру комплексында Физкультурачылар көненә багышланган чаралар үтәчәк. Сәгать 11дән мини-футбол, җиңел атлетика ярышлары башлана, 19 сәгатьтән наркотикларга каршы көрәш буенча махсус акция, төрле спорт ярышларында казанышлар яулаучыларны бүләкләү, яшь җырчылар бәйгесенең йомгаклау өлеше, күңел ачу программасы тәкъдим ителә. Һәммәгезне дә анда актив катнашырга чакырабыз. 
Мөдәрис Гафаров.

Просмотров: 433 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.08.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск