Шимбә, 1 сентябрьдә, район үзәгенең яңа мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую урынында иртәнге сәгать 10нан традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Анда үзләрендә җитештерелгән товарлар белән сәүдә итәргә авыл хуҗалыгы кооперативлары, крәстиян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар, предприятие-оешмалар чакырыла. Бер үк вакытта умартачылык тармагы продукциясенә күргәзмә-сәүдә дә оештырылачак, анда һәвәскәр умартачылардан тыш, мәктәпләрдәге умартачылар түгәрәкләре әгъзалары да катнаша ала. Ярминкәдә катнашуга бәйле сорау-үтенечләр, белешмәләр белән 3-18-53 телефоны аша яки муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рима Рәхимова,
икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.