Четверг, 02.05.2024, 17:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 21
Агымдагы елның 23 августында Русия Пенсия фондының Чакмагыш районы буенча идарәлегенең клиентларны мобиль хезмәтләндерү төркеме урыннарга чыгып, гражданнарны 9дан 11 сәгатькә кадәр Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе бинасында, 11дән 13 сәгатькәчә Яңа Каръяудыдагы административ бинада кабул итәчәк. Сорау-үтенечләрегез булса, рәхим итегез!
Ләйсән Мостафина, 
идарәлек начальнигы.

Просмотров: 438 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.08.2012 | Комментарии (0)

Гәзит битләрендә электән законсыз сакланган яисә очраклы табылган ату коралын һәм хәрби кирәк-яракларны район эчке эш-ләр органнарына  үз ирке белән тапшыручыларны акчалата бүләк көтүен даими хәбәр итеп киләбез. Чираттагы  "Коралыңны тапшыр һәм акча ал!” акциясе 20 августтан 24енә кадәр дәвам итә. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2012 елның 3 апрелендә кул куелган 90 санлы карарына ярашлы, бу вакыт аралыгында гранатомет, миномет, пулемет тапшырып, һәр данәсе өчен 6100 сум, автомат өчен – 4600 сум, винтовка, карабин, пистолет һәм револьвер өчен 3000 сум акча алып була. Хезмәт бурычларын үтәгәндә кулланыла торган пистолет, револьверның да хакы – 3000 сум.  Гражданнар коралы төренә кертелгән ау мылтыгы, көпшәсе һәм сызылган спорт коралына – 3000 сум, аучыларның пневматик, утлы, шома көпшәле һәм шома көпшәле спорт коралының бер данәсенә 2300 сум биреләчәк. Чикләнгән юк итү коралы өчен – 3000, газ револьверы һәм пистолеты өчен 800, салкын һәм сигнал бирү коралы өчен 500 сум акчалата премия каралган.  Йорт шартларында эшләнгән корал, обрезларның хакы – 3000, шома көпшәле коралныкы – 1500, патроннарның һәр данәсе 15 сум белән бәһалана.
Ринат Ризванов, 
район эчке э ... " Читать дальше "
Просмотров: 634 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.08.2012 | Комментарии (0)

Сишәмбе, 21 августта, укытучыларның район киңәшмәсе башлана. Чакмагыш беренче урта мәктәбе базасында өч көн дәвамында 25 предмет секциясе эшчәнлек алып барыр, дип планлаштырыла. Район мәктәпләре укытучылары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр  тәрбиячеләре белем һәм тәрбия бирүнең көнүзәк мәсьәләләрен барлап, яңа уку елына план-максатлар куелачак. Җомга, 24 августта, район мәдәният йортында киңәшмәнең пленар утырышы үткәрелә. 

Просмотров: 507 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.08.2012 | Комментарии (0)

Үстергәнне-җитештергәнне кая куярга? Бөртекне сату хаклары да үзен акламый, ягулыкка чыгымнарны да капламый – гомумән, иген игүдән файда бармы, дигән сораулар борчымаска тиеш авыл кешесен. Бездә игелгәнгә хәтта чит илләрдә дә сорау зур. "Базы” кооперативының ашлык кабул итү предприятиесендә сакланган арышны Польшадан ук килеп алдылар ич. Менә шулай — сыйфатлы итеп җитештерә белсәң, дөнья базарына чыгасың икән бит. 
Бүген "Базы” кооперативының ашлык кабул итү бүлекчәсе яңа уңышны кабул итә. Бүлекчә базылылар өчен генә икән дип аңларга кирәкмидер. Чөнки башка хуҗалыклар да үстергәнен нәкъ шунда саклауга куя, кирәк икән, ашлыкны киптертеп тә ала. Әлеге көннәрдә "Алга”, "Волга”, Ленин исемендәге ... " Читать дальше "
Просмотров: 493 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.08.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск