Пятница, 03.05.2024, 01:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июнь » 26
1941 елның 22 июнь таңы тетрәндергеч хәбәр китерде: фашистик Германия гаскәрләре мәкерле ният белән СССРга һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы башланды, хыял-максатларны, якты өметләрне җимерде, сугыш уты һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Ватан-ана чакыруына җавап итеп дошманны тар-мар итәргә, барлык ил халкы кебек, районыбызның асыл ир-егетләре, кыю кызлары кулларына корал алды, Бөек Җиңүне якынайтуга өлешен кертү өчен үзен аямый көрәште.
67 ел тыныч тормышта яшибез. Яу кырында батырларча баш салганнарны онытырга хакыбыз юк, җиңү яулап кайтканнар олуг хөрмәткә ия.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара Җиңү паркында, батыр ватандашларыбыз истәлегенә куелган обелиск янында үтте. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны, аннан соң вафат булган сугыш ветераннарын бер минут тын калып искә алдылар. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюковның чыгышы сугыш ветераннарына карата тирән хөрмәт белән сугарылган иде. "Сугыш яралары уңалмый, хәтерләрдән җуелмый. Бөек Җиңү таңын тудырган, безгә бәхетле тыныч тормыш яулап биргән өлкән буын кешеләренә рәхмәтләребез чиксез”, – диде ул.
Район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Газизова, ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, китапханә хезмәткәрләре Алсу Гәрәева һәм Ильмира Шәфыйкова сөйләп үтте, шигырьләр укылды. 39 ел гомерен мәгариф системасында эшләп үткәргән хезмәт ветераны Зәүлә Низаметдинова авыр сугыш елларын тетрәнеп искә алды.
–Безнең Җәмәй авылыннан фронтка сиксәннән артык кеше китте, 39ы гына әйләнеп кайтты. Исән калганнарының да сәламәтлеге бик чамалы булды. Күпләре якты дөньяның рәхәтен аз күрде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 612 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.06.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 1 июненнән Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 20 июлендә чыгарылган "Русия Федерациясендә контрольдә тотылучы наркотик чыганаклар, психотроплы матдәләр һәм аларның прокурсор исемлегенә кертелгән препаратлар составында аз күләмдәге наркотик чыганаклар, психотроплы матдәләр, аларның прокурсорларына карата контрольлек итү чаралары турында”гы 599 санлы карары үз көченә керде.
Аерым алганда, андый препаратларга авыртуны баса торган "Пенталгин-Н”, "Нурофен”, "Седалгин”, "Солпадеин”, "Коделак” һәм башка дарулар керә. Шулай итеп, аптека учреждениеләре бу препаратларны бары тик рецепт буенча гына биреп җибәрергә тиеш. Сату кагыйдәләрен бозган өчен административ җәза кулланыла (40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф яки 90 көнгә чаклы эшчәнлек туктатылып торыла).
Составында кодеин булган препаратларны рецептсыз гына сату очракларын ачыклау буенча наркополицейскийлар тарафыннан даими тикшерүләр үткәрелә. Русиядә, шул исәптән безнең республикада, билгеле булуынча, андый даруларны аптекада сату катгый тыела. Бу хакта фармацевтлар яхшы белә. Үкенечкә каршы, аптека учреждениеләрендә андый законсыз сату очраклары булып тора, гаеплеләр җәзасын да ала. Ә менә безнең район аптекаларында андый хәлләрнең булганы ачыкланмады. Даруханә хезмәткәрләренең үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсе бу. Ул киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип ышанырга кирәк. Наркоманнарга – дезоморфин кулланучыларга күрәләтә андый дарулар сату җинаять кылу белән бер. ... " Читать дальше "
Просмотров: 477 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.06.2012 | Комментарии (0)

Бу атнада республиканың тагын ике – Чакмагыш һәм Баймак районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Чәчүлекләргә биредә  басу күбәләге генә түгел, саранча да куркыныч яный. Бүгенге көндә районда химикатлар белән өч мең гектар мәйдан эшкәртелгән дә инде.
–Әлегә критик хәл килеп тууы турында әйтергә иртәрәк, шулай да без моны ныклы контрольдә тотабыз”, – ди Чакмагыш районының баш агрономы Айдар Даутов. "Комсомольская правда” гәзитенең быел 22 июньдә (90нчы сан) чыккан "Гадәттән тыш режим Башкортстанның тагын ике районында игълан ителде” дигән мәкалә шундый юллар белән башланып киткән.
Исегезгә төшерәбез, җәй башында ук Башкортстанның Мәләвез, Күгәрчен, Гафури һәм Ишембай районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителгән иде. Басу күбәләге (личинкалары) анда шикәр чөгендере, көнбагыш һәм кукуруз чәчүлекләрен юк итә. Хәтта болыннардагы үләннәрне дә ашый. Бу исә малларның төп азыгы юк ителә, көтүлекләрдә яшеллек бетә, дигән сүз.
Безнең районга килик. Хәтерегездәдер, узган елның июнендә "Заря” кооперативы басуында саранча килеп чыккач, анда һәм шулай ук Ленин исемендәге, "Герой” кооперативлары басуларында барлыгы 500 гектар мәйдан химик препарат белән эшкәртелгән иде. Үсемлекләр дөньясына зур зыян китерүчеләр исәбендә йөртелгән бу убырлы бө-җәкләр юлында очраган һәр нәрсәне юк итә, яшеллекне ашый, корыта. Ярый әле алар зур мәйданга таралып өлгермәде, бик тиз сизеп калып, юк итү чарасын күрделәр. "Сибирская кобылка” дип аталган әлеге саранчалар инде менә быел да район басуларында килеп чыкты. ... " Читать дальше "
Просмотров: 589 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.06.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск