Пятница, 03.05.2024, 03:09

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июнь » 25
"Элита” муниципаль унитар предприятиесе гаять дәрәҗәдә әһәмиятле эшчәнлек алып бара. Алтын үрнәк, тәҗрибә мәктәбе буларак предприятие республиканың гына түгел, хәтта чит өлкә белгечләрен дә җәлеп итә. Килеп эшкә өйрәнеп китүчеләр күп. Дан-шөһрәт, уңышлар – әлбәттә, бу төр белгечләрнең фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсе. Камиллеккә омтылыш көчле безнең белгечләрдә, шунсыз мөмкин дә түгел, бу системада сайлап алынганнар, һөнәрнең барлык үзенчәлекләрен яхшы белгәннәр генә эшли ала да. Камиллеккә ирешүдә уку-өйрәнү, яңалыклар белән танышып бару, алдынгы алымнарны кулланып эшләү, конкурс-бәйгеләрдә үз мөмкинлекләреңне сынау зур әһәмияткә ия.
   Әйткәндәй, ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсын оештыру күптән инде күркәм традициягә әверелде. Быел аны 24нче тапкыр үткәрделәр. Анда хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария табиблары һәм зоотехник-селекционерлары да чакырылды. 
Бәйгегә "Алга” кооперативына җыелдылар. Хуҗалык терлекчелек тармагы буенча районда тотрыклы, алга карап, заманнан калышмыйча эшләүчеләрдән исәпләнә. Продукция җитештерү күләме елдан-ел арта, сыйфаты яхшыра. Мәсәлән, әлеге чорда тулай сөт җитештерү үткән елгы күләмнән 21 центнерга артык тәшкил итә, сату күрсәткече дә шул кадәргә күбрәк. Һәр сыердан тәүлеклек сөт савып алу 4 килограммга арткан. Моңа, әлбәттә, җәйләүләрдә терлек асрауны тиешенчә оештыру нәтиҗәсендә ирешелә. Сыйрышбаш сөтчелек фермасы җәйләвендәге эшчәнлек шуның дәлиле инде. Бәйгечеләр ярыш башланганчы карап-танышып чыктылар, терлекчеләр, белгечләр белән әңгәмәләшеп алдылар. Сорауларга баш зоотехник Илдар Төхвәтуллин төгәл җаваплар бирде. Яшь белгечнең анализлап сөйләве, һәр терлекченең исем-шәрифен генә түгел, бәлки хезмәт күрсәткечләрен дә граммына кадәр әйтеп бирүе, беренчедән, аның белем һәм мәдәниятлелек дәрәҗәсен күрсәтсә, икенчедән хезмәт кешесен санлау-хөрмәтләү билгесе итеп кабул ителде. Максатка омтылучан, инициативалы белгечләр хезмәтне оештыра, хуҗалык җитәкчесе тарафыннан аларга тулы үзаллылык бирелгән. Фәкать биредә профсоюз эшчәнлеге дистәләрчә еллар дәвамында югары дәрәҗәдә, һәрдаим хезмәтчәннәр мәнфәгатен кайгыртуга алынган. ... " Читать дальше "
Просмотров: 739 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.06.2012 | Комментарии (0)


Быел Яңа Семенкино һәм Юмаш авылларына нигез салынуга 200 ел тула. Шушы юбилейга багышлап июнь ае башында Яңа Семенкино авылында бәйрәм чаралары истә калырлык үтте. Юмаш авылында мондый тантана сентябрь аенда үткәреләчәк.
***
Иске Бәшир авылында милли көрәш буенча секция ачылды. Әлеге вакытта мәдәният йорты директоры Хәдит Хәсәнов 16 үсмер малайны көрәшү серләренә өйрәтә. Милли көрәш буенча шөгыльләнергә теләүче балалар өчен 130 мең сумлык көрәш келәме алынган.
***
Яңа Ихсанда күптән түгел "Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үткәрелде. Анда шушы авылда туып үсеп, әлеге көндә читтә яшәүче өч йөзгә якын кеше кайтты.
***
Районның социаль объектларын кышка әзерләү буенча зур күләмле эшләр башкарыла. Быел җәй берничә бинаның җылылык системасы яңартылачак, казанлыклар алыштырылачак.
Просмотров: 474 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.06.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск