Суббота, 04.05.2024, 23:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июнь » 26 » Саранча һөҗүм итә
07:17
Саранча һөҗүм итә
Бу атнада республиканың тагын ике – Чакмагыш һәм Баймак районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Чәчүлекләргә биредә  басу күбәләге генә түгел, саранча да куркыныч яный. Бүгенге көндә районда химикатлар белән өч мең гектар мәйдан эшкәртелгән дә инде.
–Әлегә критик хәл килеп тууы турында әйтергә иртәрәк, шулай да без моны ныклы контрольдә тотабыз”, – ди Чакмагыш районының баш агрономы Айдар Даутов. "Комсомольская правда” гәзитенең быел 22 июньдә (90нчы сан) чыккан "Гадәттән тыш режим Башкортстанның тагын ике районында игълан ителде” дигән мәкалә шундый юллар белән башланып киткән.
Исегезгә төшерәбез, җәй башында ук Башкортстанның Мәләвез, Күгәрчен, Гафури һәм Ишембай районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителгән иде. Басу күбәләге (личинкалары) анда шикәр чөгендере, көнбагыш һәм кукуруз чәчүлекләрен юк итә. Хәтта болыннардагы үләннәрне дә ашый. Бу исә малларның төп азыгы юк ителә, көтүлекләрдә яшеллек бетә, дигән сүз.
Безнең районга килик. Хәтерегездәдер, узган елның июнендә "Заря” кооперативы басуында саранча килеп чыккач, анда һәм шулай ук Ленин исемендәге, "Герой” кооперативлары басуларында барлыгы 500 гектар мәйдан химик препарат белән эшкәртелгән иде. Үсемлекләр дөньясына зур зыян китерүчеләр исәбендә йөртелгән бу убырлы бө-җәкләр юлында очраган һәр нәрсәне юк итә, яшеллекне ашый, корыта. Ярый әле алар зур мәйданга таралып өлгермәде, бик тиз сизеп калып, юк итү чарасын күрделәр. "Сибирская кобылка” дип аталган әлеге саранчалар инде менә быел да район басуларында килеп чыкты.
"Россельхозцентр” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе баш агрономы Ира Садыйкованың әйтүенә караганда, саранчалар  безнең басуларга күрше Шаран районы биләмәсеннән килеп кергән һәм "Базы” кооперативы басуларында таралып өлгергән. Узган атнада барлыгы 8615 гектарда бөртекле культуралар чәчелгән басулар һәм шулай ук көтүлек җирләре химик препаратлар белән эшкәртелгән. Саранча киләчәктә дә таралмасын өчен профилактика рәвешендә химикат тагын сиптереләчәк икән. "Башплодородие" оешмасыннан килгән "КамАЗ” базасында куәтле аэрозоль сиптергеч, үзебезнең районның (мәгълүмат-консультация үзәге) "Туман” агрегаты, хуҗалыктагы сиптергечләр ярдәмендә башкарыла бу зур чыгымнар таләп итә торган эшләр.
Ә канатлы корткычларның каян килеп чыгуы билгеле. Быел аларга ел бик тә уңайлы килде, табигать шартлары (иртә килгән яз, эссе көннәрнең озайлы торуы, җирдә дымның аз булуы һәм башкалар) бөҗәкләргә бик тиз үрчеп китәргә һәм таралырга мөмкинлек бирде. Агроном-белгечләр халык белән берлектә саранча килеп чыгу чыганак-ларын, таралу урыннарын тиз арада күреп-белеп, тиешле агротехник чарасын күрергә тырышалар.
Киләсе уңышка зыян китермәсен өчен шулай бергәләп көрәшкәндә һәм оператив рәвештә чарасын күргәндә генә без аларны җиңә алырбыз. Уртак тырышлык нәтиҗәсе буларак, әлегә саранча үсентеләргә ул чаклы зур зыян китерә алмады. Киләчәктә дә игътибарлы булыйк, җәмәгать!
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 590 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск