Суббота, 04.05.2024, 23:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июнь » 26 » Гади дару дип кенә карамагыз
07:25
Гади дару дип кенә карамагыз
Агымдагы елның 1 июненнән Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 20 июлендә чыгарылган "Русия Федерациясендә контрольдә тотылучы наркотик чыганаклар, психотроплы матдәләр һәм аларның прокурсор исемлегенә кертелгән препаратлар составында аз күләмдәге наркотик чыганаклар, психотроплы матдәләр, аларның прокурсорларына карата контрольлек итү чаралары турында”гы 599 санлы карары үз көченә керде.
Аерым алганда, андый препаратларга авыртуны баса торган "Пенталгин-Н”, "Нурофен”, "Седалгин”, "Солпадеин”, "Коделак” һәм башка дарулар керә. Шулай итеп, аптека учреждениеләре бу препаратларны бары тик рецепт буенча гына биреп җибәрергә тиеш. Сату кагыйдәләрен бозган өчен административ җәза кулланыла (40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф яки 90 көнгә чаклы эшчәнлек туктатылып торыла).
Составында кодеин булган препаратларны рецептсыз гына сату очракларын ачыклау буенча наркополицейскийлар тарафыннан даими тикшерүләр үткәрелә. Русиядә, шул исәптән безнең республикада, билгеле булуынча, андый даруларны аптекада сату катгый тыела. Бу хакта фармацевтлар яхшы белә. Үкенечкә каршы, аптека учреждениеләрендә андый законсыз сату очраклары булып тора, гаеплеләр җәзасын да ала. Ә менә безнең район аптекаларында андый хәлләрнең булганы ачыкланмады. Даруханә хезмәткәрләренең үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсе бу. Ул киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип ышанырга кирәк. Наркоманнарга – дезоморфин кулланучыларга күрәләтә андый дарулар сату җинаять кылу белән бер.
Хәзер, җәйге каникул вакытында, балалар күбрәк урамда йөри, читтән кайтучылар белән еш очраша. Андый чакта наркотикларга бәйле хәлләрне ата-аналар, гомумән, өлкән яшьтәгеләр, ныклы контрольдә тотсын иде. Без балаларның заман афәтенә тартылуына юл куярга тиеш түгелбез. Шул исәптән, югарыда әйтелгән препаратларның таралуына да ышанычлы киртә куярга бурычлыбыз. Аларга гади дару дип кенә карарга ярамый, бик сак булырга кирәк.
Наркоманиягә каршы бергәләп көрәшсәк кенә уңай нәтиҗәгә ирешә алырбыз.
Просмотров: 479 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск