Четверг, 02.05.2024, 16:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июнь » 28
"Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында мал азыгы хәзерләүгә быел да зур җаваплылык белән керештеләр. Тәүдәрәк озак вакытлар яңгыр яумыйча бераз хафага салса да, май-июнь айларында явып үткән шифалы тамчылар басу эшчәннәренең кәефен күтәреп җибәрде. Сөенерлек тә шул: әнә ничек булып печән күтәрелгән, арпа, солы, башка культуралар басуларында да ярыйсы гына уңыш көтелә, кукуруз дәррәү күтәрелеп китте, чөгендер дә куәтләнде. Гомумән, игенчеләрнең тырышлыгы бушка китмәде, дияргә ныклы нигез бар.
Басудагысы түгел, келәттәгесе – иген, дигән борынгылар. Инде табигать шартлары үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга гына форсат бирсен. Бүгенге көндә геройлылар печән хәстәрләү белән мәшгуль. Матур кояшлы көнне без анда булып, эшләр барышы белән таныштык. Хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһаповның канәгатьлеге йөзенә үк чыккан. 
– Әлеге көнгә 1000 гектар мәйданнан 820 тонна печән җыеп алып, фермалар янәшәсенә ташып куйдык, – ди ул. – Механизаторлар Наил Сөләйманов белән Ринат Хәбибуллин үзләренә беркетелгән техника белән үләннәрне тезмәгә салып чыкты. Әнсаф Гарифуллин, Илдар Гыйләҗев, Илназ Даутов "ГВР-630” агрегатлары белән тезмәләрне әйләндереп тора. Кипкән тезмәләрне Илшат Даутов, Ринат Усманов, Әгълә Насыйров, Ленар Хәбибуллин, Тимерҗан Мәхмүтшин "ПРФ-180” агрегатлары ярдәмендә тыгызлап, төргәкләргә төрә. Коры печән төргәкләрен Рәфис Әсләмов, Наил Җиһаншин кебек уңган егетләр идарә иткән техникага махсус төягечтә Динар Хәсәнов төяп озата. Берничә көннән сенаж сала башларга ниятлибез. ... " Читать дальше "
Просмотров: 468 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.06.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 1 июненнән 31 августына кадәр республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” шәфкатьлелек акциясе үткәрелә. Акциянең төп максаты – авыр хәлдәге гаиләләрнең балаларына, мохтаҗ балаларга мәктәпкә укырга барыр алдыннан гуманитар ярдәм итү. Бу социаль чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәкләре тарафыннан инвалид балалар, ятим балалар, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрнең балалары өчен яңа һәм яхшы торышта булган уку-язу кирәк-яраклары, канцеляр товарлары, дәфтәрләр, дәреслекләр, портфельләр, матур әдәбият һәм башкалар җыела. Безнең районда мондый әйберләр комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәгендә – Чакмагыш авылының Ленин урамындагы 43 санлы йортта кабул ителәчәк. Җыелган гуманитар ярдәмне районның хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлегендә исәптә торган авыр хәлдәге гаиләләрдә балаларга һәм Чакмагыштагы социаль приютта тәрбияләнүчеләргә 30 августка кадәр тапшырырга кирәк. Иң актив катнашкан оешмалар һәм аерым кешеләрнең исемлеге район "Игенче” гәзите битләрендә басылып чыгачак.
Хөрмәтле райондашлар! Республикада үткәрелүче шушы шәфкатьлелек акциясендә актив катнашыйк, мәктәпкә укырга барырга җыенган, әмма матди һәм әхлакый яктан ярдәмгә мохтаҗ бул ... " Читать дальше "
Просмотров: 568 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.06.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск