Воскресенье, 05.05.2024, 02:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июнь » 25 » Камиллекнең чиге юк
10:25
Камиллекнең чиге юк
"Элита” муниципаль унитар предприятиесе гаять дәрәҗәдә әһәмиятле эшчәнлек алып бара. Алтын үрнәк, тәҗрибә мәктәбе буларак предприятие республиканың гына түгел, хәтта чит өлкә белгечләрен дә җәлеп итә. Килеп эшкә өйрәнеп китүчеләр күп. Дан-шөһрәт, уңышлар – әлбәттә, бу төр белгечләрнең фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсе. Камиллеккә омтылыш көчле безнең белгечләрдә, шунсыз мөмкин дә түгел, бу системада сайлап алынганнар, һөнәрнең барлык үзенчәлекләрен яхшы белгәннәр генә эшли ала да. Камиллеккә ирешүдә уку-өйрәнү, яңалыклар белән танышып бару, алдынгы алымнарны кулланып эшләү, конкурс-бәйгеләрдә үз мөмкинлекләреңне сынау зур әһәмияткә ия.
   Әйткәндәй, ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсын оештыру күптән инде күркәм традициягә әверелде. Быел аны 24нче тапкыр үткәрделәр. Анда хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария табиблары һәм зоотехник-селекционерлары да чакырылды. 
Бәйгегә "Алга” кооперативына җыелдылар. Хуҗалык терлекчелек тармагы буенча районда тотрыклы, алга карап, заманнан калышмыйча эшләүчеләрдән исәпләнә. Продукция җитештерү күләме елдан-ел арта, сыйфаты яхшыра. Мәсәлән, әлеге чорда тулай сөт җитештерү үткән елгы күләмнән 21 центнерга артык тәшкил итә, сату күрсәткече дә шул кадәргә күбрәк. Һәр сыердан тәүлеклек сөт савып алу 4 килограммга арткан. Моңа, әлбәттә, җәйләүләрдә терлек асрауны тиешенчә оештыру нәтиҗәсендә ирешелә. Сыйрышбаш сөтчелек фермасы җәйләвендәге эшчәнлек шуның дәлиле инде. Бәйгечеләр ярыш башланганчы карап-танышып чыктылар, терлекчеләр, белгечләр белән әңгәмәләшеп алдылар. Сорауларга баш зоотехник Илдар Төхвәтуллин төгәл җаваплар бирде. Яшь белгечнең анализлап сөйләве, һәр терлекченең исем-шәрифен генә түгел, бәлки хезмәт күрсәткечләрен дә граммына кадәр әйтеп бирүе, беренчедән, аның белем һәм мәдәниятлелек дәрәҗәсен күрсәтсә, икенчедән хезмәт кешесен санлау-хөрмәтләү билгесе итеп кабул ителде. Максатка омтылучан, инициативалы белгечләр хезмәтне оештыра, хуҗалык җитәкчесе тарафыннан аларга тулы үзаллылык бирелгән. Фәкать биредә профсоюз эшчәнлеге дистәләрчә еллар дәвамында югары дәрәҗәдә, һәрдаим хезмәтчәннәр мәнфәгатен кайгыртуга алынган."
Кооперативта 2700 баш сыер малы исәпләнә. Барлык саудыра торган маллар Тозлыкуш, Мортаза, Сыйрышбаш фермаларында асрала.
Коллективлар үзара ярышып, чәмләнеп эшли. Ел башыннан (1 июньгә исәпләгәндә) һәр сыердан иң югары савым Самат Хәкимов җитәкчелек иткән Сыерышбаш сөтчелек фермасында, җитәкчесе нинди – коллективы шундый була, дигәне хактыр. Ул үзе бригадир да, һәммәсенә өлгерә торган, оештыру сәләтенә ия кеше. 220 баш савым сыерлары бар, 6 савучыга бүленгән. Иң югары күрсәткеч Нәзирә Шәрәфетдинованыкы. Ул ел башыннан (1 июньгә кадәрге чорда) һәр сыердан 3397 килограмм сөт савып алуга ирешкән. Резида Сәлимова исә аннан нибары 102 килограммга калышкан. Гөлназ Сәлимова, Зөһрә Әхмәтшина, Рәвия Фазылова һәм башка савучыларның тырышлыгы хөрмәткә лаек.
Фидакарьлек, уртак тырышлык нәтиҗәсендә фермада былтыргыга караганда һәр сыердан сөт савып алу 820 килограммга арткан. Эдуард Җәләев җитәкчелек иткән Тозлыкуш фермасында – 601, Мортазада (ферма мөдире Инзира Дәүләтова) 358 килограммга арттырганнар.
Савым сыерларыннан тыш, яшь аермалыкларына карап, башка мал төркемнәре көтүлекләрдә йөртелә. Таскаклыга таналар тупланган. Бер яшькәчә таналарны караучылар арасында Динар Шигаевның эшләре яхшы, диделәр. Аның төркемендә 159 баш тана, ел башыннан тәүлегенә һәр терлектән 573 грамм үсеш алуга ирешкән. Сыерышбаш фермасыннан Илмир Гәрәев, бер яшьтән өлкәнрәк таналарны карап, 600 грамм артым алган. 
Бер яшьтән зуррак 190 баш үгезне Рәфил Казыйханов симертә. Төркем Чуртанбаш бригадасында асрала.
Хуҗалыкта елкычылыкка игътибар кимеми. Әлеге көндә 144 атлары бар. Узган ел 9 колын үстерсәләр, быел 31не алганнар.
Алгалылар кунакларны хуш күңел, яхшы әзерлек белән каршылады. Җәйләү яланында тирмә корылды. Пешекчеләр Флүзә Сафиуллина, Гөлназ Хисмәтуллина, Әлфия Муллаянова аш-суны мул әзерләгән, бай табын корган иде. Аларга исәп-хисап эшчәннәре ярдәмләште.
Конкурсны "Элита” муниципаль унитар предприятиесе директоры Эльвира Радис кызы Сабирова ачты, башкарылганнарны барлады, алда торган мөһим бурычлар турында да әйтеп үтте.
–Ел саен җәй башында без бергә җыелабыз, осталык, камиллек үрнәге күрсәтүдә көчебезне сыныйбыз, тәҗрибә уртаклашабыз, фикер алышабыз һәм шул ук вакытта матур итеп күңел ачабыз,  – дип башлады ул чыгышын. – Сакланып килгән традиция буенча бәйге үткән елгы конкурс җиңүчесе эшләгән хуҗалыкта үткәрелә. Бүген без токымчылык заводы булган "Алга” кооперативында, хезмәт үрнәге булган Сыйрышбаш фермасының җәйге лагерында. Биредә хәзер дистә елдан артык предприятиенең тәҗрибәле белгече, үткән елгы – 23нче район конкурсы җиңүчесе Клара Габдрәфыйкова хезмәт сала.
Гомумән, предприятиенең барлык белгечләре дә — үз һөнәренең осталары. Алар ирешкәннәр республика күгендә район йөзен балкыта. Үткән ел район буенча һәр 100 сыердан 99 бозау алынды, ягъни Русия күләмендә иң югары күрсәткеч.  Моңа, әлбәттә, район җитәкчелегенең токымчылык эшчәнлегенә һәрдаим игътибары, ярдәме нәтиҗәсендә ирешелә.
Бүгенге бәйге — еллык эшчәнлегебезгә йомгак, бәһа да. Бәйгедә җиңелүчеләр булмаячак, ә иң көчлеләр җиңеп чыгачак. Җиңүче, чакмагышлылар данын яклап, 29 июньдә Дуван районында үтәчәк республика конкурсында катнашачак.
Бәйгечеләрне хакимият башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев тәбрикләде, тармак эшчәнлегендә мөһим бурычларны аңлатты, уңышлар теләде.
Кооператив эшчәнлеге белән аның рәисе Рушан Рифгать улы Гайсин таныштырды.
Чыгышлар соңында үткән елгы җиңүчеләр Клара Габдрәфыйкова белән Альфира Бакирова ("Заря”) ярыш әләмен күтәрде, чемпион тасмасына лаек булу өчен көрәш башланды.
Тәүдә бәйгечеләрнең теоретик белемнәре сыналды. Ун минут эчендә белгеч билет сорауларына җавап бирергә тиеш. Моның белән беррәттән аның исәп эшчәнлеге, документлары торышы тикшерелә. Ясалма орлыкландыру буенча эшчәнлек журналын тутыруга һәм бозаулаган сыерларны билгеләп баруга (10-МОЛ формасы) зур игътибар бирелә.
Шулай итеп, 32 балл җыела. Ә инде җаваплар дөрес булмаса, журналлар дөрес һәм төгәл тутырылмаса, баллар киселә.
Икенче этапта белгечнең лабораториядә эшләү осталыгы-җитезлеге сынала. Катнашучы эш башларга әзерләнә, инструментларын урнаштыра. Болар 15 минут эчендә башкарыла һәм бары да яхшы булса, 13 балл белән билгеләнә.
Микроскоп белән дөрес эш итмәү, инструментлар, башка предметларны эшкәрткәндә игътибарсызлык күрсәтү, сыек азот кулланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен белмәү яки сакламау, орлыкның активлыгын дөрес билгеләмәү һәм башка җитешсезлек-кимчелекләр балларны киметә.
Өченче этапта белгеч сыерларны ректаль тикшерү, органнар торышын билгели һәм сыерларны ясалма орлыкландыра. Судьялар бәйгеченең һәр хәрәкәтен  игътибар белән күзәтә: югалып-каушап калсалар аңлатып-төшендереп тә җибәрә.
Судьялар йомгак ясаганчы сынау тотканнар һәм зооветбелгечләр авыл үзешчәннәре концертын карады. "Чакматаш” халык биюләре ансамбле әгъзасы Эльвина Дәүләтова, яшь биючеләр Энҗе Гәрәева, Илгиз Шәйбәков дәртле биюләр күрсәтте, Клара Хафизова, Светлана Хаҗиева, Ильвир Әхъяров җырлар ишеттерде, Гөлнара Сәхибгәрәева концертны алып барды, Илфат Локманов музыкаль яктан бизәде.
Спорт ярышлары кызды: волейбол командалары көч сынашты, шахмат уеннарында күпләр катнашты. Һәркайсына призлар әзерләнгән иде.
Судьяларга җиңүчеләрне билгеләү җиңел генә түгел, билгеле. Ярышта утызга якын ясалма орлыкландыручы, 12 зоотехник-селекционер катнашты. Һәркайсы җитди әзерләнгән, бар осталыгын күрсәтте. Әмма әлеге бәйгедәге осталык-җитезлек кенә җитми, ел әйләнәсенә башкарылганнар исәпләнә, күрсәткечләргә карап баллар өстәлә, төрле номинацияләр буенча урыннар билгеләнә. Хезмәтнең нәтиҗәлелеген билгеләүче хәлиткеч күрсәткеч — әлбәттә, сыер һәм таналардан бозау алу. Бу җәһәттән "Волга” кооперативыннан килгән Лилия Әбүбәкировага тиңләшүче булмады.
Бер ясалма орлыкландыруга орлык куллану, ягъни югары эффектлылыкка ирешүдә беренчелекне "Герой” кооперативыннан Наилә Сабирова алды. Ул орлык куллануда 84,5 процент эффектлылык тәэмин иткән.  Уртача сервис чоры — шулай ук игътибар үзәгенә куелган, токымчылык эшчәнлеген бәһалый торган иң мөһим күрсәткечләрнең берсе. "Иң түбән сервис чоры” номинациясе буенча "Алга” кооперативының ясалма орлыкландыру технигы Вазих Фәтыйхов беренче урынны яулады. Ул эшләгән ферма буенча бу күрсәткеч 64,8 көн тәшкил итә. Конкурсны үткәрер алдыннан махсус комиссия төзелә һәм фермаларда, җәйге лагерьларда йөреп, ясалма орлыкландыру пунктларын карап бәһа бирә, урыннар билгели.
Беренче урынга "Заря” кооперативыннан Альфира Бакирова лаек булды. Әйткәндәй, ул 2010 елгы бәйгедә дә җиңүче булган иде. Җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыятеннән Фәннүр Муллаянов икенче призны алды. Ринат Фәйзуллин ("Үзәк” машина-технология станциясенең Иске Бәшир фермасыннан) өченче призга лаек булды. Әйткәндәй, Фәннүр дә, Ринат та үткән елларда да призлы урыннардан калмыйлар иде.
Уңганнар эшләгән пунктларда чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. Барлык кирәк-ярак, инструментлар тәртиптә тотыла, журналлар дөрес тутырыла. "Озак еллар дәвамында уңышлы эшләгәне өчен” номинациясендә "Базы” кооперативыннан Владимир Алтынбаев һәм җаваплылыгы чикләнгән "Бәхтизин” җәмгыятеннән Флүзә Вәлиева беренче урынны бүлеште.
Ленин исемендәге кооперативтан Данил Гайсин "Иң яшь белгеч” буларак бүләкләнде.
"Октябрь” кооперативыннан Фәнилә Галина хатын-кызлар арасында "Иң яхшы ясалма орлыкландыру технигы” дип табылды.
Инде чемпионны билгеләр чак җитте. Иң югары баллга җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятеннән Камил Камалетдинов лаек булды: 80 мөмкинлектән 79 балл җыеп, җиңеп чыкты һәм "2012 елгы чемпион” исемен яулады, 1 дәрәҗә Дип-лом һәм 6 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
Икенче урынга һәм 2 дәрәҗә Диплом белән 5 мең сум күләмендә акчалата бүләккә Рәлиф Гарифуллин лаек булды. Ул 78,5 балл җыйды. Клара Габдрәфыйкова аннан бик азга (78,4 балл) калышты, 3 дәрәҗә Диплом һәм 4 мең сум күләмендә акчалата  бүләкләнде. Зоотехник-селекционерлар арасында "Алга” кооперативыннан Гөлнара Мохтарова җиңеп чыкты. Ленин исемендәге хуҗалыктан Рузидә Халикова икенче урынга ия булды. Җаваплылыгы чикләнгән "Бәхтизин” җәмгыятеннән Флүзә Гыйләҗевага өченче урын бирелде.
Бәйгедә катнашучы беркем бүләксез калмады. Конкурска яхшы әзерләнгән өчен "Алга” кооперативы рәисе Рушан Гайсинга, баш зоотехник Илдар Төхвәтуллинга, зоотехник-селекционер Гөлнара Мохтаровага, ферма мөдире Самат Хәкимовка рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр тапшырылды.
Рәзифә Сәхапова.


Просмотров: 740 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск