Воскресенье, 05.05.2024, 09:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июнь » 25 » Район хәбәрләре
10:21
Район хәбәрләре

Быел Яңа Семенкино һәм Юмаш авылларына нигез салынуга 200 ел тула. Шушы юбилейга багышлап июнь ае башында Яңа Семенкино авылында бәйрәм чаралары истә калырлык үтте. Юмаш авылында мондый тантана сентябрь аенда үткәреләчәк.
***
Иске Бәшир авылында милли көрәш буенча секция ачылды. Әлеге вакытта мәдәният йорты директоры Хәдит Хәсәнов 16 үсмер малайны көрәшү серләренә өйрәтә. Милли көрәш буенча шөгыльләнергә теләүче балалар өчен 130 мең сумлык көрәш келәме алынган.
***
Яңа Ихсанда күптән түгел "Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үткәрелде. Анда шушы авылда туып үсеп, әлеге көндә читтә яшәүче өч йөзгә якын кеше кайтты.
***
Районның социаль объектларын кышка әзерләү буенча зур күләмле эшләр башкарыла. Быел җәй берничә бинаның җылылык системасы яңартылачак, казанлыклар алыштырылачак.
* * *
Бүген, 23 июньдә, район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучы 249 егет һәм кыз гомерләренең иң  истәлекле вакыйгаларының берсе — туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән хушлашу бәйрәменә җыела. Чыгарылыш кичәләре һәр уку йортында тантаналы шартларда үтә. 
** *
Бүген Аблай авылында «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәме үтә. Шушы төбәктә туып үскән, анда язмыш җилләре белән килеп төпләнгән, бу җирдә һәм шулай ук башка тарафларда фидакарь хөрмәт өлгеләре күрсәтүчеләр, лаеклы ялдагы хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары — кыскасы, төрле буын авылдашлар очрашып, аралашып, хәтирәләр яңарта торган, күркәм традициягә әверелгән бу тантана һәммәсенең дә хәтерендә алтын җепләр белән уелып калыр, дип ышанабыз.

Просмотров: 475 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск