Пятница, 03.05.2024, 10:01

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 2 » Ут-ялкын аямый
09:14
Ут-ялкын аямый
Узган елда район биләмәсендә 35 янгын чыкты, анда 2 млн.300 мең сумлык матди зыян килде. 50 янып китү очрагы булды. Янгыннар 17 торак йортны, 14 ихата-каралтыны, 4 автотранспортны юк итте яки зыянлады. Янгыннар саны элекке ел белән чагыштырганда дүрт очракка артыграк. Ут-ялкында өч кешенең гомере өзелде, өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. 2 кеше коткарылды һәм 20 млн сумнан артык матди байлык саклап калынды.
Агымдагы елның 22 мартына янгын чыгуның 8 очрагы теркәлде, 600 мең сумлык матди зыян килде. Бу казаларда 4 торак йорт, 3 ихата-каралты һәм бер склад янды яки зыян күрде. 5 млн сумлык матди байлык сакланып калынды.
Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, 94 санлы янгын часте һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре авыл биләмәләре һәм торак оешмаларының штаттан тыш инспекторлары тарафыннан агымдагы елда  2251 торак йорт тикшерелде, шуларның 26сы – күп катлы, 76сы – күп балалы гаиләләр, 74е – ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, 61е авыр хәлдә калган гражданнар яшәгән йортлар. Алар җиде оешмага һәм предприятиегә карый.
Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре 3900 кешегә аңлатылды. 10 кешегә 52 мең сумлык администртатив беркетмә төзелде, аларның бишесе – җитәкчеләр. 14 урында гражданнар җыены үткәрелде, анда 330 кеше катнашты.
Альберт Гарифуллин, 
районның күзәтчелек
 эшчәнлеге бүлеге начальнигы, 
эчке хезмәт майоры.

Просмотров: 610 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск