Четверг, 25.04.2024, 04:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 03
"2012-2016 елларга Башкортстан Республикасында сөт терлекчелеген үстерү һәм ит җитештерүне арттыру. 500 сөтчелек-товарлыклы фермаларын комплекслы модернизацияләү” республика максатлы программасы бездә көннән-көн үсеш ала бара. Бу программага республиканың байтак районы кушылырга теләк белдерде һәм аның таләпләрен үтәү буенча эш башлады. Шушы программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышлап 30 апрельдә безнең районда зона киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Саклык банкы, "Русия авыл хуҗалыгы” банкы һәм башка ведомстволар вәкилләре, якын-тирәдә урнашкан 17 районның авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре, мәгълүмат-консультация үзәкләре директорлары катнашты.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 643 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.05.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының агымдагы елның 2 маендагы 202 санлы карары белән 11 майга сәгать 11гә "2012-2016 елларга "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында мәдәниятне үстерү” Программасын раслау турында”гы Башкорсттан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы карары проекты буенча күмәк тикшерү үткәрү билгеләнде. Әлеге чара Чакмагыш авылының Ленин урамындагы 55 санлы йортта урнашкан муниципаль район хакимияте бинасының зур утырышлар залында оештырылачак.
Күмәк тикшерүне әзерләп үткәрү буенча махсус комиссия төзелде. Карар проекты белән үзәк район китапханәсенең уку залында һәм муниципаль район хакимиятенең мәгълүматлар стендында танышырга мөмкин.
Карар проекты буенча муниципаль район халкының язма тәкъдимнәре агымдагы елның 10 маена кадәр 17 сәгатькәчә  Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йорт, 9 санлы бүлмә адресы буенча Советка җибәрелә.

Просмотров: 469 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.05.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск