Пятница, 19.04.2024, 04:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 28
25 майда, район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Күңелләрдә уелып калачак шушы шатлыклы да, бераз моңсу да булган тантанада районыбыз мәктәпләрендә унбер ел дәвамында белем алып, олы тормыш юлына чыгарга әзерләнгән 249 егет һәм кыз туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашты. 
394 яшь райондашыбыз, дәүләт аттестациясе сынауларын тапшырганнан соң, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, тулы булмаган урта белемгә ия булу хакындагы документка ия булачак.



Просмотров: 382 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.05.2012 | Комментарии (0)

Үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү – бүген көнүзәк мәсьәлә. Шул максатта, электән килгән традицияләрне саклап, хәрби спорт уеннары уздырыла, хәрби җыеннар оештырыла, ветераннар белән очрашулар үткәрелә.
Митрә-Әюп авылында быел да район мәктәпләре һәм һөнәрчелек лицеенда укучы 110 егет хәрби җыенда булды. Алар үзләренең физик яктан яхшы әзерлектә булуларын күрсәтте. Тормыш иминлеге дәресләрендә алган теоретик белемнәрен практикада кулланып карадылар.
Җыенда катнашучы укучылар белән очрашуга Бөек  Ватан сугышы ветераны Җәмигънур Бәдретдинов, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Рамил Габделгалиев, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеевлар килде. Очрашуны Калмашбаш мәктәбенең хәвефсез тормыш нигезләре фәне укытучысы Марат Ахунов ачты. Аннан сүзне Илеш һәм Чакмагыш ... " Читать дальше "
Просмотров: 543 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.05.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 29 маенда 11дән 13 сәгатькә кадәр муниципаль район хакимияте бинасында Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары, РФ Пенсия фонды идарәлеге вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалидларын, аларның тол хатыннарын, тыл хезмәткәрләрен кабул итәчәк. 3-11-38 телефоны аша алдан язылып куярга кирәк булачак.

Просмотров: 414 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.05.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елфның 31 маенда Уфа вакыты белән 15тән 17 сәгатькә кадәр 8(347)276-84-97 телефоны аша "Туры элемтәгә” тоташып, дәүләт власте һәм идарәлек структуралары эшчәнлегенә кагылышлы сорауларын райондашларыбыз Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Үзидарәлек һәм җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлеге буенча комитет рәисе РӨСТӘМ СӨЛӘЙМАН УЛЫ КҮЗБӘКОВКА җиткереп, җентекле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булачак.

Просмотров: 578 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.05.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск