Среда, 24.04.2024, 11:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 18
Яшьләр үзәге райондагы мәшгульлек хезмәте белән берлектә 14тән 18 яшькәчә үсмер егет һәм кызларны июнь аенда вакытлы эшкә урнашып, гаилә бюджетын тулыландырырга (әлбәттә, кесәсендә үзе эшләп тапканын йөртергә теләге булганнарны) чакыра. Егетләр район үзәге территориясен төзекләндерүдә, кызлар балалар мәйданчыкларында тәртип булдыруда мәшгуль булачак. Теләүчеләр Чакмагыш авылының Ленин урамындагы 70 санлы йортта (балалар-үсмерләр спорт мәктәбе бинасы) икенче катта урнашкан яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Бәйләнеш өчен телефон: 3-12-63.
Индира Гәрәева,
яшьләр үзәге директоры.

Просмотров: 555 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.05.2012 | Комментарии (0)

10 май иртәсендә хәрби хезмәткә язгы чакырылучы бер төркем егетләр беренче булып изге бурычны үтәргә киттеләр. Чакмагыштан Илдус Гыйзетдинов, Яңа Котыдан Динар Басыйров, Калмашбаштан Руслан Нургалиев һәм Нариман авылыннан Эдуард Маннановны туганнары, дуслары озатып калды. Быелгы язгы чакыруда барлыгы 57 егетебез Русия Кораллы Көчләренә алыначак. Хәрби хезмәт бурычларын намус белән үтәп, туган якларга исән-сау, имин-аман әйләнеп кайтыгыз, дип телибез якташларыбызга.
***
Район хуҗалыклары фермаларында малларны кышлату уңышлы тәмамланды. Хәзер терлекләр җәйге лагерьларга чыгарыла, көтүлекләрдә йөртелә. Җәйләүләргә чыккач, сөт җитештерү тагын да артты. Әле район буенча уртача көндәлек савым 17,2 килограммга җитте. Узган елның шушы чорында ул 13,4 килограмм иде. Сөтнең уртача майлылыгы 3,66 процент тәшкил итте.
***
Шәхси хуҗалыклардан арткан сөтне җыю уңышлы дәвам итә. 16 май көненә ел башыннан район буенча барлыгы 3142,2 центнер сөт җыелды.  Иң күп сөтне Тайняш авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүчеләр тапшырды – 111 центнер. Иске Калмаш авыл билә ... " Читать дальше "
Просмотров: 458 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.05.2012 | Комментарии (0)

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең традицион халык бәйрәме – сабан туен оешкан төстә үткәрү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов 10 майда 409 санлы карарга кул куйды.
Шушы карарга ярашлы, агымдагы елның 2 июнендә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы  тугайда район сабан туе үткәреләчәк. Бөтенхалык бәйрәмендә район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә авылларда янгын хәвефсезлеге торышына йомгак ясалачак, хезмәттә зур казанышлар яулаган алдынгыларны данлау һәм бүләкләү булачак.
"Сабан туе – 2012” бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү буенча район оештыру комитеты составы, чаралар планы һәм үткәрү тәртибе расланды.
Сабан туенда бәйрәм үзәгенә әвереләчәк күп төрле спорт чараларын һәм халык уеннарын оешкан төстә уздыру өчен җаваплы кешеләр беркетелде.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге (Ф.Ә.Мөхәм-мәдиев), мәдәният бүлеге (Р.Х.Фазлыев), яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитетка (А.Р.Гәрәев) методик һәм практик ярдәм күрсәтәчәк. Икътисад һәм сәү-дә бүлеге (Р.Ф.Ямалиев) бәйрәмне үткәрүгә иганә ярдәмен туплауны һәм аның максатлы тотынылуы өчен күзәтчелекне үз өстенә ала, финан ... " Читать дальше "
Просмотров: 532 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.05.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск