Пятница, 29.03.2024, 11:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 22
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге
Статистика мәгълүматларына ярашлы, агымдагы елның дүрт аенда Русия Федерациясе биләмәсендә 34865 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, нәтиҗәдә 4469 кеше һәлак булды, 44936 кеше тән җәрәхәте алды. Башкортстан Республикасында 1158 юл-транспорт авариясе теркәлгән, анда 125 кеше һәлак булган һәм 1439 кеше тән җәрәхәте алган. 
Район биләмәсендә дә быел юлларда һәлакәтләр ешайды. Иң аянычлысы – дүрт кешенең, шул исәптән 8 яшьлек баланың гомере өзелде. Дүрт кеше тән җәрәхәте белән дәваханәгә озатылды. Шушы җитди аварияләрнең берсе 29 апрельдә Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы юлында булды. ВАЗ-21074 автомашинасын йөртүче Уфа шәһәренә өенә кайтканда зур тизлек белән барып, юлның кинәт борылган урынында каршы юлга чыга һәм ВАЗ-21150 автомашинасы белән бәрелешә. Көчле бәрелүдән ВАЗ-21074 автомашинасы шоферы һәм 8 яшьлек бала авария урынында һәлак була. Ә икенче автомашина водителе һәм пассажиры (авыр тән җәрәхәтләре алганнар) үзәк район дәваханәсенә озатылды. Күпчелек юл-транспорт вакыйгаларында кеше факторы төп сәбәп булып тора. Юллар да, һава торышы да әйбәт, машиналар да төзек, әмма аварияләр даими булып тора. Ә бит ул бәла-казаларны ... " Читать дальше "
Просмотров: 473 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.05.2012 | Комментарии (0)

Район хуҗалыкларында язгы чәчү соңгы гектарларда башкарыла. 21 майга район буенча барлыгы 51709 гектарда (планга карата 92 процент) сабанашлык культуралары чәчелде. "Герой”, Ленин исемендәге кооперативларда һәм "Байбулат” җәмгыятендә бөртекле культураларны чәчү беренчеләрдән булып тәмамланды. Шулай ук "Волга”, "Заря”, "Базы”, "Алга” кооперативларында да ул оешкан төстә бара.
Быел район буенча шикәр чөгендере 2142 гектар мәйданда чәчелергә тиеш иде. Ул кичәге көнгә 1974 гектарда башкарылды. "Бәхтизин” җәмгыяте һәм крестиян-фермер хуҗалыкларында гына бераз чәчәсе калды. Кукуруз 4506 гектарда урнаштырылды. Әлеге вакытта карабодай чәчелә. Бу эш Ленин исемендәге һәм "Волга” кооперативларында тулысынча төгәлләнде. 
Үсентеләрне чүп үләннәреннән арындыру дәвам итә. Хәзер ун хуҗалыкта химик утау белән шөгыльләнәләр. Барлыгы 8961 гектардагы үсентеләр эшкәртелде. Алты хуҗалык басуларында корткычларга каршы химик препаратлар сиптерелә. Соңгы вакытта көннәрнең эссе торуы корткыч бөҗәкләрнең тиз үрчүенә булышлык итә. Аларның күпләп үрчеп, үсентеләргә зыян китерүенә юл куймас өчен һәр хуҗалыкта моңа каршы нәтиҗәле чаралар күрү мотлак. Киләсе ел уңышына да нигез салына. Әле 3272 гектарда чиста пар җирләре эшкәртелде. Эшне сый ... " Читать дальше "
Просмотров: 644 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.05.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 24 маенда дәүләт учреждениесе – Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлегенең мобиль клиент хезмәте гражданнарны урыннарга чыгып кабул итүне оештыра. Бу көнне алар Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында 9-11 сәгатьләрдә, Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында 11-13 сәгатьләрдә кабул итәчәк. Сорау-үтенечләрегез булса, рәхим итегез!
Ләйсән Мостафина
Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлеге начальнигы. 

Просмотров: 437 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.05.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск