Шушы карарга ярашлы, агымдагы елның 2 июнендә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы тугайда район сабан туе үткәреләчәк. Бөтенхалык бәйрәмендә район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә авылларда янгын хәвефсезлеге торышына йомгак ясалачак, хезмәттә зур казанышлар яулаган алдынгыларны данлау һәм бүләкләү булачак.
"Сабан туе – 2012” бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү буенча район оештыру комитеты составы, чаралар планы һәм үткәрү тәртибе расланды.
Сабан туенда бәйрәм үзәгенә әвереләчәк күп төрле спорт чараларын һәм халык уеннарын оешкан төстә уздыру өчен җаваплы кешеләр беркетелде.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге (Ф.Ә.Мөхәм-мәдиев), мәдәният бүлеге (Р.Х.Фазлыев), яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитетка (А.Р.Гәрәев) методик һәм практик ярдәм күрсәтәчәк. Икътисад һәм сәү-дә бүлеге (Р.Ф.Ямалиев) бәйрәмне үткәрүгә иганә ярдәмен туплауны һәм аның максатлы тотынылуы өчен күзәтчелекне үз өстенә ала, финанс идарәлеге (Р.Х.Фәезов) бәйрәмне үткәрүгә муниципаль район бюджетыннан өстәмә чыгымнар бүлүгә җаваплы. Үзәк район дәваханәсенә (С.З.Гыйззәтуллин), эчке эшләр бүле-генә (Н.Р.Казаев), 94 санлы янгын часте отрядына (А.Н.Сәетов) медицина хезмәтләндерүе, җәмәгать тәртибе, юл хәрәкәте һәм янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре йөкләтелгән. Район "Игенче” гәзите (Ф.Ф. Әмирханов), муниципаль телевидение (Э.Ә.Сөндекова) бәйрәм чараларына әзерлекне һәм тантананы мәгълүмат чараларында яктыртачак.
Карар үтәлешенә контрольлек муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Р.Н.Хаҗиев белән хакимият башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф.Крюковка йөкләтелә.