Пятница, 03.05.2024, 07:01

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 18 » Район хәбәрләре
09:05
Район хәбәрләре
10 май иртәсендә хәрби хезмәткә язгы чакырылучы бер төркем егетләр беренче булып изге бурычны үтәргә киттеләр. Чакмагыштан Илдус Гыйзетдинов, Яңа Котыдан Динар Басыйров, Калмашбаштан Руслан Нургалиев һәм Нариман авылыннан Эдуард Маннановны туганнары, дуслары озатып калды. Быелгы язгы чакыруда барлыгы 57 егетебез Русия Кораллы Көчләренә алыначак. Хәрби хезмәт бурычларын намус белән үтәп, туган якларга исән-сау, имин-аман әйләнеп кайтыгыз, дип телибез якташларыбызга.
***
Район хуҗалыклары фермаларында малларны кышлату уңышлы тәмамланды. Хәзер терлекләр җәйге лагерьларга чыгарыла, көтүлекләрдә йөртелә. Җәйләүләргә чыккач, сөт җитештерү тагын да артты. Әле район буенча уртача көндәлек савым 17,2 килограммга җитте. Узган елның шушы чорында ул 13,4 килограмм иде. Сөтнең уртача майлылыгы 3,66 процент тәшкил итте.
***
Шәхси хуҗалыклардан арткан сөтне җыю уңышлы дәвам итә. 16 май көненә ел башыннан район буенча барлыгы 3142,2 центнер сөт җыелды.  Иң күп сөтне Тайняш авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүчеләр тапшырды – 111 центнер. Иске Калмаш авыл биләмәсендә сөт бөтенләй җыелмый.

Просмотров: 462 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск