Пятница, 03.05.2024, 12:37

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 10 » Мәңге бурычлыбыз
08:33
Мәңге бурычлыбыз
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы күпмилләтле совет халкының тиңдәшсез батырлыгы булып тарихта калды. Явыз дошманга каршы бердәм күтәрелеп, 1414 төн һәм көн алып барылган аяусыз сугышларда яугирләребез илне басып алырга килүче куәтле немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итеп, үз өнендә кыйраттылар. Бу җиңү зур югалтулар аша килде безгә. Илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган канкойгыч бәрелешләрдә, тылда, концлагерьларда 27 миллион кешенең гомере өзелде. Бик күп шәһәрләр һәм авыллар, завод-фабрикалар, башка объектлар җимерелде, юкка чыгарылды. Менә шундый авыр хәлдә дә илебез халкы берләшеп, тупланып, зур каһарманлыклар күрсәтеп, җиңү яулады. Курку белмәс кыю, батыр яугирләребез фронтта, алгы сызыкта көрәшсә, тылда исә ватандашларыбыз көтеп алынган җиңү таңын якынайту өчен барын да эшләде. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, кайгы-хәсрәт басса да, картлар, хатын-кызлар, үсмерләр көнне төнгә ялгап фидакарьлек күрсәттеләр һәм бу җиңүгә зур өлеш керттеләр.
Туган илебезнең киләчәк язмышы әнә шулай хәл ителде. Бердәмлек, халыклар дуслыгы, Ватанны чиксез сөю, якты киләчәккә ышанып яшәү җиңү китерде, туган илебезне,  хәтта Европа илләре халыкларын гитлерчылар изүеннән коткарды. Хәзер инде Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр арабызда бик азаеп калды. Тылда фидакарьлек күрсәтүчеләр дә сирәгәя бара. Без җиңүчеләр буыны белән чиксез горурланабыз. Алар моны бүгенге киләчәк, тыныч, матур тормыш хакына эшләделәр. Без өлкән буын алдында мәңге бурычлы, алар алдында баш иябез.
Өлкән буынның шәхси үрнәге, каһарманлыгы, ватан-пәрвәрлеге, хезмәт сөючәнлеге безнең буынга һәм бүгенге яшьләргә дә өлге булып тора. Алар, яңа җиңүләргә әйдәп, безгә көч-куәт бирә, рухыбызны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгы турында истәлек, хәтер безнең эшебездә, туган авыл, район, республика һәм илебезнең үсеше өчен яңа хезмәт казанышларында чагылыш тапсын!
Сезне, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннарын, тыл эшчәннәрен, барлык райондашларны ямьле яз аенда билгеләп үтелгән иң якты, иң кадерле бәйрәм – 9 Май – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм, һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, имин, җитеш тормыш телим. Күк йөзен башкача бервакытта да сугыш сөреме капламасын. Дөньялар тыныч булсын. Сезнең барыгызга да хезмәттә яңа уңышлар теләп калам.
Риф Йосыпов, 
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Просмотров: 629 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск