Агымдагы елның 18-29 март көннәрендә шул исемдәге гомумрусия акциясенең беренче этабы үткәрелә. Бу көннәрдә муниципаль район биләмәләрендә яшәүчеләр түбәндәге телефоннарга үзләрен атамыйча гына наркотик-лы матдәләр җитештерү, каяндыр кайтарту, куллану яки сатып яту фактлары турында хәбәр итә ала: – Русиядә наркотиклы матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең тәүлек әйләнәсенә эшләүче "ышаныч телефоны”: 8-800-347-20-30 (шылтырату түләүсез); – идарәлекнең Дүртөйле шәһәре буенча бүлекчәсенең "ышаныч телефоны”: 8-34787-2-22-29; – Чакмагыш районы буенча "ышаныч телефоны”: 8-347-96-3-12-63. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмаячак. Светлана Шакирова, наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе.
|