Четверг, 02.05.2024, 14:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 28 » Хәрби чыныгу алдыла
10:08
Хәрби чыныгу алдыла
Үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү – бүген көнүзәк мәсьәлә. Шул максатта, электән килгән традицияләрне саклап, хәрби спорт уеннары уздырыла, хәрби җыеннар оештырыла, ветераннар белән очрашулар үткәрелә.
Митрә-Әюп авылында быел да район мәктәпләре һәм һөнәрчелек лицеенда укучы 110 егет хәрби җыенда булды. Алар үзләренең физик яктан яхшы әзерлектә булуларын күрсәтте. Тормыш иминлеге дәресләрендә алган теоретик белемнәрен практикада кулланып карадылар.
Җыенда катнашучы укучылар белән очрашуга Бөек  Ватан сугышы ветераны Җәмигънур Бәдретдинов, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Рамил Габделгалиев, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеевлар килде. Очрашуны Калмашбаш мәктәбенең хәвефсез тормыш нигезләре фәне укытучысы Марат Ахунов ачты. Аннан сүзне Илеш һәм Чакмагыш районнары буенча хәрби комиссар Илдар Хәмитов алды. Ул үсмерләрдә актив тормыш позициясе, кыюлык, әхлакый тотрыклылык кебек сыйфатлар тәрбияләү буенча уй-фикерләрен җиткерде. Яшьләрне өлкән буыннарга лаеклы алмаш булып үсәргә чакырды. Район ветераннар советы рәисе И.Г.Еникеев та укучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. "Солдат ашын тәмләми торып, аякка чолгау урарга өйрәнми, билгә каеш тагып карамый үзеңне чын солдат итеп тоеп булмыйдыр, мөгаен. Биредә үткәргән 5 көн эчендә сез моны үзегез дә татып, үзегезнең физик мөмкинлекләрегезне ачыкладыгыз, белемегезне сынап карадыгыз. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим”, – диде ул. Очрашу моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар Р.Заһидуллин (Тайняш мәктәбе), В.Сәлимгәрәев (Аблай), А.Гарифуллин (Иске Бәшир), Р.Хәйретдинова (Митрә-Әюп) башкарган җырларны яратты. Юмаш мәктәбе кыз һәм егетләре, Т.Насыйбуллин (Үрнәк), Т. Муллаяновның (Көсәкәй) дәртле биюләре, И.Галләмованың (Чакмагыш беренче) баянда башкарган рус һәм татар көйләре бәйрәмгә матур бизәк булды. Кичәне әзерләүгә С.Хәбибуллина, А.Арсланов, Г.Дәүләтова иҗади караганнар. Ул патриотик тәрбия бирү эшендә матур бер чара булды.
Шамил Закиров.

Просмотров: 546 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск