Понедельник, 29.04.2024, 14:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 22 » Кеше факторы хәл итә
14:37
Кеше факторы хәл итә
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге
Статистика мәгълүматларына ярашлы, агымдагы елның дүрт аенда Русия Федерациясе биләмәсендә 34865 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, нәтиҗәдә 4469 кеше һәлак булды, 44936 кеше тән җәрәхәте алды. Башкортстан Республикасында 1158 юл-транспорт авариясе теркәлгән, анда 125 кеше һәлак булган һәм 1439 кеше тән җәрәхәте алган. 
Район биләмәсендә дә быел юлларда һәлакәтләр ешайды. Иң аянычлысы – дүрт кешенең, шул исәптән 8 яшьлек баланың гомере өзелде. Дүрт кеше тән җәрәхәте белән дәваханәгә озатылды. Шушы җитди аварияләрнең берсе 29 апрельдә Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы юлында булды. ВАЗ-21074 автомашинасын йөртүче Уфа шәһәренә өенә кайтканда зур тизлек белән барып, юлның кинәт борылган урынында каршы юлга чыга һәм ВАЗ-21150 автомашинасы белән бәрелешә. Көчле бәрелүдән ВАЗ-21074 автомашинасы шоферы һәм 8 яшьлек бала авария урынында һәлак була. Ә икенче автомашина водителе һәм пассажиры (авыр тән җәрәхәтләре алганнар) үзәк район дәваханәсенә озатылды. Күпчелек юл-транспорт вакыйгаларында кеше факторы төп сәбәп булып тора. Юллар да, һава торышы да әйбәт, машиналар да төзек, әмма аварияләр даими булып тора. Ә бит ул бәла-казаларны булдырмаска да мөмкин иде. Моның өчен юллар читендә урнаштырылган юл хәрәкәте билгеләрен, светофорлар сигналларын төгәл үтәргә генә кирәк. Транспорт чарасының һәрвакыт хәвеф чыганагы булып торуын һич кенә дә онытырга ярамый. Хәзер юлларда автомашиналар нык күбәйде, шуңа күрә бик игътибарлы булу таләп ителә. Аз гына игътибарны йомшарту, юлда барганда икенче эш белән шөгыльләнү (телефоннан, пассажир белән сөйләшү, радио, магнитофонга үрелү һәм башкалар) зур фаҗигага китерүе ихтимал. Менә югарыда әйтелгән аварияләрдә дә тизлек режимын бозу, маневр ясау, пассажир йөртү кагыйдәләрен бозу ахырда шуңа китергән. Ә бит руль артына утыручы юлларда йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып үзенең генә түгел, ә башкаларның да тормышын, иминлеген куркыныч астына куя. Андыйларны хәвеф-хәтәр һәр адымда сагалап кына тора. Үкенечкә каршы, юл хәрәкәтендә катнашучыларның (водитель, җәяүле) барысы да башка кешеләрнең гомере юлларда үзен ничек тотуына бәйле булуын аңлап җиткерми.
Балалар катнашлыгында кылынган аварияләрдә өлкәннәрнең кабинада бала йөртү буенча куелган таләпләрне үтәмәве төп сәбәп булып тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы, автомашинада йөртелгән 12 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы махсус креслога утыртылырга тиеш. Тәҗрибә күрсәткәнчә, ул-бу була калган очракта андый утыргыч баланың гомерен ышанычлы саклап калуга булышлык итә.
Водительләрне һәм җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрчак төгәл үтәп йөрегез, дип тагын бер тапкыр кисәтәсе килә.
Булат Галиев
юл хәрәкәте хәвефсезлеге 
дәүләт инспекциясе
 инспекторы.
Просмотров: 478 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск