Пятница, 03.05.2024, 12:18

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 2 » Янгын “сүндерелде”, бала “коткарылды”
09:12
Янгын “сүндерелде”, бала “коткарылды”
Кеше гомерен, матди байлыкны саклап калуга, иминлегебезне тәэмин итүгә без һәрчак әзер торырга тиешбез. Монда профилактика-кисәтү чаралары, без эшләгән биналарны, яшәгән торак йортларны янгын хәвефсезлеге таләпләренә яраклы итеп тоту аеруча мөһим. Ә инде бәла-каза килеп чыккан очракта фаҗигале хәлләр булмасын өчен тиз һәм дөрес эш итә белергә кирәк.
Менә шушы максаттан чыгып, апрель аеның кояшлы матур бер көнендә Чакмагыштагы балалар һәм үсмерләр социаль приюты бүлегендә күнекмә үткәрелде. Бу учениегә районның янгынга каршы хезмәте җитәкчесе Азат Сәетов җитәкчелек итте.
Бинада янгын чыгу турындагы хәбәр районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә җиткерелде һәм бер үк вакытта янгын хәвефе турында приют бинасында урнаштырылган система аша тавыш көчәйтелеп бирелә башлады. Шунда ук бүлекнең тугыз кешедән торган ирекле янгын сүндерү дружинасы (командиры Наилә Шәфыйкова) икенче каттагы уку бүлмәсендә чыккан утны "сүндерергә” кереште. Приют хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләр һәм районның башка хезмәтләре килгәнгә кадәр балаларны тиз арада тышка, хәвефсез урынга алып чыктылар.
Ул арада янгын частеннан ут белән көрәшүчеләр, аннары ашыгыч медицина ярдәме, район эчке эшләр бүлеге, газ, электр, су белән тәэмин итү хезмәткәрләре, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы килеп, үз бурычларын үтәделәр. Янгын сүндерүчеләр, махсус кислород маскалары киеп кереп, икенче катта чыккан утны сүндерделәр, аннан бер малайны тәрәзәдән баскыч буйлап алып төштеләр. Аңа медицина хезмәткәрләре тарафыннан шунда ук беренче ярдәм күрсәтелде.
Әнә шулай бердәм, анык эш итеп, янгын тиз арада сүндерелде, эвакуация уңышлы үтте, бәла-каза булмады. Күнекмәнең максаты да шунда: экстремаль шартларда һәр хезмәтнең, һәр хезмәткәрнең үз бурычын яхшы белүенә һәм аны практикада дөрес куллануына ирешү. Бу бурычның бөтен шартлары да тулысынча үтәлеп бетмәсә дә, күпмедер практик тәҗрибә тупланды. Азат Нурихан улының әйтүенә караганда, приют хезмәткәрләренә тагын да тизрәк, төгәлрәк эш итәргә өйрәнергә кирәк. Мондый учение биредә беренче генә тапкыр булганлыктан, бүгенге тәҗрибә практик яктан бик зур файда булды. Күнекмәләрне киләчәктә даими үткәреп торырга кирәклеге дә әйтелде. Моны коллектив үз көче белән дә башкара ала. Әлбәттә, район хезмәтләренең дә бу мөһим чарада ярдәме зур булачак.
Рәшит Ганиев.
Рәсемнәрдә: учениедән күренешләр.

Просмотров: 617 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск