Воскресенье, 05.05.2024, 23:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 12 » Ихтыяр көче һәм теләк кирәк
07:29
Ихтыяр көче һәм теләк кирәк
6 мартта район мәдәният сараеның конференц залында "Яшьләргә – эш” акциясе кысаларында җыелыш үткәрелде. Анда мәшгульлек үзәге директоры Рәмил Әхмәтов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Илшат Әрдәширов, яшьләр үзәге директоры Индира Гәрәева, муниципаль район хакимиятенең сәүдә һәм икътисад бүлеге белгече Рима Рәхимова һәм яшьләр катнашты.
 Районыбызда эшсезлек торышы белән мәшгульлек үзәге инспекторы Рөстәм Габдуллин таныштырды. Агымдагы елның 1 мартына районда 50 кеше эшсез дип исәпләнә икән. Шуларның 70 проценты – хатын-кыз (63 проценты – яшьләр), 30 проценты – ир-ат. Үзенә эш таба  алмаган 16 яшьтән алып 29 яшькә кадәр булган гражданнар 34 процент тәшкил итә. Озакламый хаклы ялга чыгарга торучылар – 11 процент. Райондашларыбызның 14 проценты үз теләге белән эшләреннән азат ителгән. Предприятие ябылу, яки хезмәткәрләр саны кыскартылу сәбәпле, 31 райондашыбыз эшсез калган. 
61 кеше  эшсезләр исәбеннән төшерелгән (күрсәткечләр февраль аена). Шуларның 45е үзенә эш тапкан, 3е — һөнәри белем ала башлаган, башка сәбәпләр белән 13 кеше исәптән төшкән. 
Мәшгульлек үзәге эшчәнлеге ярдәмендә районыбызның 53 кешесе эшкә урнаштырылган.  Гыйнвар-февраль айларында 5 кеше җәмәгать эшләрендә катнашкан.  
  Ел башыннан вакытлыча эшкә 32 үсмер урнаштырылган. Бер эшкуарга матди ярдәм күрсәтелгән. Мәшгульлек үзәге юлламасы буенча 5 кеше (шуларның икесе – яшьләр) һөнәри белем ала башлаган, бер кеше белем алуын уңышлы тәмамлаган. 
Җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш сөт җитештерү заводы” җәмгыятенең кадрлар буенча инспекторы Айгөл Билалова предприятиегә кирәкле вакансияләр исемлеген укып үтте. Биредә рәсми рәвештә эшкә урнашу, тулы социаль пакет һәм вакытында түләнә торган эш хакы каралган.
Муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге белгече Рима Рәхимова үзенең эшен ачарга теләүче булачак эшкуарларга  район һәм республика тәкъдим итә торган матди ярдәм турында аңлаешлы сөйләп үтте. "Кече һәм урта эшкуарларга ярдәм күрсәтү” программасы кысаларында былтыр районыбызның бер эшкуарына матди ярдәм күрсәтелгән. Аңа ия булу өчен, шәхси предприятие әле бер елдан артык эшләмәгән булырга тиеш. Матди ярдәмне алган очракта инде, эшкуар ике ел дәвамында халыкны хезмәтләндерергә мәҗбүр була. Программа сәүдә өлкәсендә эшләүче эшкуарларга кагылмый. 
Мәшгульлек үзәге психологы Регина Такаева эшкә урнашырга барганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләре белән уртаклашты. Ул бүген бик киң таралган маркетинг челтәре хакында да сөйләп үтте. Яшьләр үзәгенең социаль педагогы Зөлфия Мәкъсүтова эш эзләү кагыйдәләрен укып ишеттерде. Аннары килгән яшьләргә аноним анкеталар таратылды.
Мәшгульлек үзәге директоры Рамил Әхмәтов: "Яткан таш астына су акмый, эш эзләгәндә, район гәзите, урындагы телевидение, Интернет челтәренә мөрәҗәгать итегез. Үзегез актив булмасагыз, сезгә беркем дә китереп бирмәячәк. Эшне районда гына түгел, башка шәһәрләрдән дә табып була. Һөнәрегез буенча эш табылмый икән, гади генә хезмәткәр булып эшкә кереп карагыз. Беренче чиратта үзегездә ихтыяр көче һәм зур теләк булырга тиеш. "Хезмәт салмый, агач җимеш бирми”, — диләр бит. Үзегез тырышсагыз,  без дә сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер”, — диде. 
Лиана Гомәрова.

Просмотров: 770 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск