Воскресенье, 05.05.2024, 23:49

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 7 » Гимназия укытучылары – иң осталары!
07:59
Гимназия укытучылары – иң осталары!
26 февральдә гимназия бинасында  "Ел укытучысы – 2013” конкурсының йомгаклау этабы үтте. Әлеге чара укытучы һөнәренең абруен күтәрә, укытучыларга үзләрен  төрле яклап ачарга ярдәм итә. Чарада мәктәп директорлары, аларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, киң мәгълүмат чаралары вәкилләре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. 
Конкурсның беренче турында анда катнашучылар  әзерләгән материалларын җибәреп, икенче турда ачык дәрес һәм аңа шәхси анализ ясап күрсәткән иде. Конкурсның йомгаклау турында исә, укытучылар мастер-класс һәм визит карточкаларын тәкъдим итте.Тәүдә сүз "Ел укытучысы – 2011” конкурсы җиңүчесе, "Башкортстан Республикасының ел укытучысы – 2012” конкурсанты, гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Әхмәдуллинага бирелде. Ул конкурска килүчеләрне сәламләп, җиңел булмаган баскычлардан тагын да югарыга күтәрелергә дигән теләк белдерде. 
Беренче булып  Имәнлекул урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлшат Хәмәтханова ачык дәрес күрсәтте. 18 ел хезмәт стажына ия гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Исламова "Башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрендә үстерелешле укыту технологиясен куллану” дигән  темага чыгыш ясады. "Гимназиядә укыту авырлыклар тудыра, чөнки укучыларның күбесе русча фикер йөртә, гаиләдә дә шул телдә күбрәк аралаша”, — диде ул. Ул залны ике төркемгә бүлеп, биремнәр тәкъдим итте. Гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Баембитованың дәресе дә  истә калырлык, җанлы үтте. Ул 29 ел укыту стажына ия, районның иң тәҗрибәле һәм көчле укытучыларының берсе булган  бу мөгаллимә  иң тәүгеләрдән булып  ил күләмендәге  "Русиянең иң яхшы укытучысы” конкурсында  җиңүче  дип танылып, Русия Президенты грантына ия булган иде. Аның чыгышы укучы шәхесен  иҗади үстерү темасына багышланды. Үрнәк урта мәктәбенең икенче категорияле информатика укытучысы  Булат Хасбулатов "Сайт ачу һәм аның белән эшләү ысуллары” темасына фәһемле мастер-класс үткәрде.  Сыйрышбаш урта гомум белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Ләйсән Маннанова "Математика тормыш өчен кирәкле” дигән темага чыгыш ясады. Чакмагыш беренче урта гомум белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзимә Мостафина "Информацион-коммуникатив технологияләр һәм киләчәкнең фикерләү сәләте” дигән мастер-классында төрле практик чаралар кулланды. Иске Бәшир мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Хәсәнова, гимназиянең математика укытучысы Резида Заһидуллинаның мастер-класслары фикерләү тирәнлеге, эмоциональлек, югары методик дәрәҗә белән аерылып торды. 
Арытабан белем даирәсендә көч сынашучылар үзләре белән таныштырып үтте. Конкурсантларны жюри әгъзалары – Яңа Балтач урта  мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зинира Ихсанова, Тозлыкуш урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Данил Дәүләтов, Үрнәк урта  мәктәбенең физика укытучысы Айдар Мөдәрисов, Тайняш урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Любовь Сөләймәнова, Иске Калмаш урта гомум белем бирү мәктәбе директоры (жюри рәисе) Айсылу Сәлимгәрәева бәһалады. 
 "Ел укытучысы – 2013” исеменә  гимназиянең математика укытучысы Резида Заһидуллина лаек булды. "Рус теле һәм әдәбияты  укытучысы – 2013” итеп Светлана Баембитова табылды,  Гүзәл Исламова "Башкорт теле һәм әдәбияты  укытучысы — 2013” булды.  Алар Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.  Җиңүчеләрнең  өчесе дә районның иң зур уку йортларының берсе булган гимназиядән булуы һич очраклы түгел. Республика, хәтта ил күләмендә алдынгы булган бу белем учагы коллективы  заман белән бергә атлап, белем бирү процессында иң алдынгы технологияләрне кулланып, укучылар һәм укытучылар өчен уңай булган психологик атмосфера тудырып эшчәнлек алып бара. 
  "Иң яхшы сыйныф сәгате” номинациясендә Гөлшат Хәмәтханова, "Иң яхшы дәрес” – Рәзимә Мостафина, "Иң яхшы мастер-класс” – Ләйсән Маннанова, "Информацион-коммуникатив компетентлык” – Булат Хасбулатов, "Интеллектуаль потенциалны үстерү” номинациясендә Гөлнур Хәсәнова җиңеп чыкты. Аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. 
Чара ахырында район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева: "Мондый конкурста сигез генә укытучының катнашуы бик аз, чөнки бездә белемле, сәләтле укытучылар бик күп. Бу чара педагогларның киләчәктәге үсешенә этәргеч булачак, аларның яңадан-яңа үрләр яулавына ярдәм итәчәк”, — диде.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары. 

Просмотров: 1503 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск