Пятница, 03.05.2024, 16:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 3 » Чакмагышта – зона семинары
07:34
Чакмагышта – зона семинары
"2012-2016 елларга Башкортстан Республикасында сөт терлекчелеген үстерү һәм ит җитештерүне арттыру. 500 сөтчелек-товарлыклы фермаларын комплекслы модернизацияләү” республика максатлы программасы бездә көннән-көн үсеш ала бара. Бу программага республиканың байтак районы кушылырга теләк белдерде һәм аның таләпләрен үтәү буенча эш башлады. Шушы программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышлап 30 апрельдә безнең районда зона киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Саклык банкы, "Русия авыл хуҗалыгы” банкы һәм башка ведомстволар вәкилләре, якын-тирәдә урнашкан 17 районның авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре, мәгълүмат-консультация үзәкләре директорлары катнашты. 
Семинарның теоретик өлеше район мәдәният йортында үтте. Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Коваленко "500 ферма” программасы турында кереш сүз белән чыкты һәм очрашуны алып барды. Министр урынбасары Фларис Шәйхетдинов "500 ферма” программасында катнашучыларны сайлап алу шартлары һәм кретерийлары, документлар җыю һәм рәсмиләштерү тәртибен бәян итте. Министрлыкның бюджет проектлавы, финанслау һәм контроль бүлеге начальнигы урынбасары Илмир Мөхәммәдияров субсидия бирү тәртибе турында сөйләде. Агросәнәгать комплексы тармакларында механикалаштыру һәм электрлаштыру бүлеге начальнигы Павел Иофинов шушы программа буенча алыначак җиһазлар, техника белән таныштырды. Проект-смета документларын  төзү, төзелеш материалларын җитештерүчеләр хакында министрлыкның авыл биләмәләре үсеше бүлеге начальнигы Илдус Фәйзрахманов белән "Башгипроагропром” проект һәм проект-технология институты директоры Айрат Әминев, бизнес-план төзү таләпләре һәм тәртибе турында министрлыкның икътисади анализ, планлаштыру һәм инвесторлар белән эшләү буенча бүлек начальнигы Рамил Харрасов таныштырып үтте. "Русия авыл хуҗалыгы банкының кредит проектларын анализлау һәм бәһалау бүлеге начальнигы Роберт Биктимеров һәм Чакмагыштагы саклык банкы бүлекчәсе  управляющие Дамир Низамов "500 ферма” программасында катнашучыларны кредитлау шартлары һәм тәртибе турында сөйләделәр. 
Төштән соң зона киңәшмәсендә катнашучылар җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә булып, узган елның көзендә файдалануга тапшырылган яңа сөтчелек фермасын карадылар. Биредә эшләр торышы белән "Базы” кооперативы рәисе Вадим Соколов таныштырды. Кунакларга заманча төзелгән терлекчелек фермасы бик ошады, ул менә шулай булырга тиеш, дигән фикергә килделәр. Аннары Ленин исемендәге кооперативның сөтчелек фермасында булдылар. Кооператив рәисе Илфир Зарипов быел бу фермада зур реконструкция үтәчәге турында сөйләде. "500 ферма” программасын гамәлгә ашыруга шушы һәм "Базы” кооперативында Юмаш авылы янында төзеләчәк яңа сөтчелек фермасы керәчәк. Соңгысы 600 баш савым сыерына исәпләнгән, шулай ук терлекчеләр өчен бөтен шартлары булдырылган заманча ферма  булачак.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 645 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск