Понедельник, 29.04.2024, 17:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 22 » БЫЕЛгы уңыш өчен
14:32
БЫЕЛгы уңыш өчен
Район хуҗалыкларында язгы чәчү соңгы гектарларда башкарыла. 21 майга район буенча барлыгы 51709 гектарда (планга карата 92 процент) сабанашлык культуралары чәчелде. "Герой”, Ленин исемендәге кооперативларда һәм "Байбулат” җәмгыятендә бөртекле культураларны чәчү беренчеләрдән булып тәмамланды. Шулай ук "Волга”, "Заря”, "Базы”, "Алга” кооперативларында да ул оешкан төстә бара.
Быел район буенча шикәр чөгендере 2142 гектар мәйданда чәчелергә тиеш иде. Ул кичәге көнгә 1974 гектарда башкарылды. "Бәхтизин” җәмгыяте һәм крестиян-фермер хуҗалыкларында гына бераз чәчәсе калды. Кукуруз 4506 гектарда урнаштырылды. Әлеге вакытта карабодай чәчелә. Бу эш Ленин исемендәге һәм "Волга” кооперативларында тулысынча төгәлләнде. 
Үсентеләрне чүп үләннәреннән арындыру дәвам итә. Хәзер ун хуҗалыкта химик утау белән шөгыльләнәләр. Барлыгы 8961 гектардагы үсентеләр эшкәртелде. Алты хуҗалык басуларында корткычларга каршы химик препаратлар сиптерелә. Соңгы вакытта көннәрнең эссе торуы корткыч бөҗәкләрнең тиз үрчүенә булышлык итә. Аларның күпләп үрчеп, үсентеләргә зыян китерүенә юл куймас өчен һәр хуҗалыкта моңа каршы нәтиҗәле чаралар күрү мотлак. Киләсе ел уңышына да нигез салына. Әле 3272 гектарда чиста пар җирләре эшкәртелде. Эшне сыйфатлы итеп башкару – көн таләбе. 
Игенчеләребезнең тырышлыгына бәһа бирер чак җитә. Бүгеннән башлап муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге тарафыннан оештырылган өч комиссия, төркемнәргә бүленеп, һәр басуның торышын тикшереп, үсентеләрнең чыгышын карап чыгачак, башкарылган эшләрнең сыйфатына бәһа бирәчәк. Ә аның нәтиҗәләре 2 июньдә район сабан туенда игълан ителәчәк.

Просмотров: 657 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск