Суббота, 04.05.2024, 16:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 16

Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен

Авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Рапат авыл биләмәсеннән башланды. Бу төбәктәге авыллар элек-электән төзеклеге һәм матурлыгы белән аерылып тора. Халык мул, җитеш тормышта яши. Йортлары иркен, заманча материаллар кулланып  салынган. Ихатадагы сарай-гаражлар да, капка-коймалар да ныклы һәм матур итеп бизәлгән. Рапат авылы үзәге үзенең аеруча күркәмлеге белән аерылып тора, берничә урамга асфальт салынган, ул авылны тагын да ямьләп тора. Биредә социаль объектлар бер тирәдә урнашкан. Кайсын гына алсаң да, ул үзенчәлекле бизәлешле.

Менә авылга нур сибеп торучы Илфак Смаков исемендәге мәдәният сарае. 21 ел элек төзелгән бу мәдәният үзәге бинасының эчен дә, тышкы ягын да үрнәк итеп куярлык. Спорт залын яхшылап ремонтлаганнар, анда төрле спорт ярышлары үтә, яшьләр аеруча кышкы айларда күпләп йөри. Ихатасы да чәчкәгә күмелгән. Өсте ябулы беседка да ямь биреп тора. Анда ЗАГСтан чыккан яшь парлар гаилә ныклыгын символлаштырып йозаклар элеп китәләр икән. Шунысы шатлыклы, соңгы елда яңа гаилә коручылар арасында аерылышучылар булмаган. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск та яхшы торышта. Әкият илен хәтерләткән балалар бакчасына да сокланып карап тордык. Әйткәндәй, уен мәйданчыгындагы җиһазлар кул астындагы материаллардан майлы буяулар бел ... " Читать дальше "
Просмотров: 839 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.07.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск