Суббота, 04.05.2024, 22:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 22
Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен
Муниципаль район хакимияте башлыгы карары белән төзелгән план-график нигезендә авыл биләмәләре хакимият башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Имәнлекул һәм Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәләрендә үтте. Көн тәртибендә элеккечә яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы төп мәсьәләләренең берсе булып торды.
 
Махсус төзелгән төркем әгъзалары тәүдә Имәнлекулның эшчеләр поселогы ягындагы каты көнкүреш калдыклары полигонын карады.
– Бу чүплекне тиздән ябачакбыз. Яңа полигон эшләячәкбез. Анысы Югары Аташ ягына таба Имәнлекул читендә булачак. Урынын сайладык, хәзер әзерлекне башлап, эшкә ныклап тотыначакбыз, – дип сөйләп китте авыл биләмәсе башлыгы Радик Тимерханов һәм моның сәбәпләренә тукталды.
Көнкүреш калдыклары полигонын ябуның сәбәпләре берничә. Беренчедән, ул бәләкәй күләмле, шуңа күрә дүрт-биш ел эчендә үк территориясе чүп-чар белән тулган. Икенчедән, авыл эчендә урнашкан. Хәзерге закон таләпләренә ярашлы, ул кеше яшәгән урыннан, бу очракта — авылдан, читтә урнашырга тиеш. Исәпләре яңа полигонны быел көзгә эшләргә.
Радик Рәзиф улы авыл биләмәсендәге авыллардан чүпне үзәкләштерелгән ысул белән полигонга чыгара башлауларын бәян итте, сорауларга җавап бирде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 725 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.07.2014 | Комментарии (0)

Районда төзекләндерү мәсьәләләренә багышлап авыл Советы авыл биләмәсе башлыкларының семинар-киңәшмәләре үтә. Андый семинар күптән түгел безнең Иске Калмаш авыл биләмәсендә дә уздырылды. Шушы уңайдан үземнең уй-фикерләрем белән уртаклашырга телим.
Ул яхшылыкка илтми. Өлкән кешеләр әйтмешли, кулыгыз корыр. Бүгенме, иртәгәме үзегезгә яманлык булып әйләнеп кайтыр. Өлкән буын кешеләре яхшы белә: ул коймаларны, палисадникларны эшләү бик җиңел генә булмады. Шушы озын юл буена һәр язда штакетник такталардан коймалар тотыла, агач үсентеләре утыртыла, коймалар буяла. Бер ел да үтми, коймалар тегеннән-моннан сынган, үсентеләрне мал ашый, агачларны һич үстереп булмый иде.
Шул чорда “Кызыл Октябрь” колхозы рәисе булып эшләгән Расих Галимов Чиләбе трактор заводы җитәкчеләре белән сөйләшеп, уртак тел табып, шәһәрләрдә кулланылучы, завод-фабрикалар ихаталарын әйләндерә, урамда палисадниклар ясый торган коймаларны безгә дә бирергә булдылар. Ул коймалар авыр, зур йөк автомашиналарында ташыдылар. Бушатырга нефть кудыру станциясе, ТХУ, элемтә предприятиеләре куәтле техника бирде. Баганалыклар өчен калын тимер торбалар биреп, эшчеләрен дә бүлеп, бергәләп эшләделәр. Бу – искитмәле зур эш, чыгымы да хәтсез булгандыр. Хәзер анда авылыбызны ямьләп агачлар шаулап үсә. Бу коймалар берничә йөз елга җитәрлек дип нык шатланган идек — ялгышканбыз, алар безнең б ... " Читать дальше "
Просмотров: 630 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.07.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск