Суббота, 04.05.2024, 13:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 16 » Бергәләп, аңлашып эшләгәч
13:46
Бергәләп, аңлашып эшләгәч

Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен

Авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Рапат авыл биләмәсеннән башланды. Бу төбәктәге авыллар элек-электән төзеклеге һәм матурлыгы белән аерылып тора. Халык мул, җитеш тормышта яши. Йортлары иркен, заманча материаллар кулланып  салынган. Ихатадагы сарай-гаражлар да, капка-коймалар да ныклы һәм матур итеп бизәлгән. Рапат авылы үзәге үзенең аеруча күркәмлеге белән аерылып тора, берничә урамга асфальт салынган, ул авылны тагын да ямьләп тора. Биредә социаль объектлар бер тирәдә урнашкан. Кайсын гына алсаң да, ул үзенчәлекле бизәлешле.

Менә авылга нур сибеп торучы Илфак Смаков исемендәге мәдәният сарае. 21 ел элек төзелгән бу мәдәният үзәге бинасының эчен дә, тышкы ягын да үрнәк итеп куярлык. Спорт залын яхшылап ремонтлаганнар, анда төрле спорт ярышлары үтә, яшьләр аеруча кышкы айларда күпләп йөри. Ихатасы да чәчкәгә күмелгән. Өсте ябулы беседка да ямь биреп тора. Анда ЗАГСтан чыккан яшь парлар гаилә ныклыгын символлаштырып йозаклар элеп китәләр икән. Шунысы шатлыклы, соңгы елда яңа гаилә коручылар арасында аерылышучылар булмаган. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск та яхшы торышта. Әкият илен хәтерләткән балалар бакчасына да сокланып карап тордык. Әйткәндәй, уен мәйданчыгындагы җиһазлар кул астындагы материаллардан майлы буяулар белән бизәп ясалган. Урта мәктәп ихатасы үзенчә матур. Аллы-гөлле чәчкәләр, клумбалар, төрле зурлыктагы ташлар – барысы да зәвык белән, ландшафт дизайны таләпләреннән чыгып эшләнгән. Мәктәп яны бакчасы районда иң яхшылар исәбендә. Анда төрле яшелчә, карагат күп үстерелә. Былтыр көз электр яктырткычлары да булган хоккей тартмасын төзегәннәр. Кыш боз мәйданчыгында олысы-кечесе хоккей уйнап кинәнгән. Иске клуб арендага бирелгән, анда икмәк пешерелә.
Рапат буасында киң колач белән төзелеш эшләре бара. Бакалы төзүчеләре торбаларны, задвижкаларны алыштырганнар, буаны балчык һәм таш белән ныгытканнар, су агып төшү урынын киртәләп алганнар, бетонлаганнар. Исәпләре – ремонт эшләрен (23 миллион сумлык) быел көз тәмамлау.
Узган елда авылның башкорт очында “Галләй чишмәсе” төзекләндерелгән иде. Быел исә “Котлый кое”сын яңартканнар. Ул карап торырлык. Кое чыгыры, япмалары, эскәмия, өстәл, койма-капка – һәркайсы бизәлгән, күз явын алып, сокландырып тора. Шунда ук сөлгеләр элеп куйганнар. Ямьле табигать кочагында, елга, таллар янында яшәешебез чыганагы булган су, авыл тормышының аерылгысыз өлеше булган чишмә, кое данланды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфирә Зәйнетдинова “Котлый кое”сының барлыкка килү тарихына да кыскача тукталды. Аннары елга буе җыр-моңға күмелде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге истәлекле вакыйганы – яңа кое ачуны әнә шулай истә калырлык бәйрәм итеп оештырды.
Салават урамында яшәүчеләрнең янә бер зур шатлыгын уртаклаштык бу көнне: урам юлын ремонтлый башлаганнар, 1300 метр арада күтәртелеп, комташ җәячәкләр. Юлны Кушнаренко төзүчеләре сала.
Районда иң беренче булып төзелгән мәчет тә шул урамда. Халыкка иман нуры чәчүче бу Аллаһ йортын төзүче эшкуар Дамир Хәмидуллин (ул  шушы авылда туып үскән) былтыр бинага ремонт үткәргән, аны сайдинг белән тышлаткан.
Шушы урам очындагы элекке дуңгызчылык фермасы олы юл буен ямьсезләп тора иде. Аны сүткәннәр, янәшәдә яңа сөтчелек фермасы каралтылары күтәрелә. Төзүчесе – “Базы” кооперативы. Терлекчелек фермасы “500 ферма” республикасы программасына кергән. 
Яңа Биккенә авыл клубында да булдык. Бер түбә астында фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, кибет урнашкан. Клуб бинасының түбәсен яңадан ябасы бар. Коега матур итеп япма да ясап куярга кирәк. Юлларны ремонтлау да планга кертелгән. Биләмәдәге зиратлар һәм чүплекләр тәртиптә  тотыла, юл буйлары чүп үләннәреннән даими тазартыла. Биләмә башлыгы шушы һәм башка күп төрле эшләрне, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы һәм башка актив кешеләр ярдәмендә башкаруы хакында әйтте, аларны мактап телгә алды. Аеруча Фаил Зиннәтуллин, Розалия Хәмидуллина, Лира Дәүләтова, Рәшит Гайнетдиновның тырышлыкларын билгеләп үтте. Бергәләп тотынгач, халык белән уртак тел табып, аңлашып эшләгәч, корган уй-ниятләре дә уңышлы гамәлгә ашырыла. 
Калмашбаш авыл биләмәсендәге эшләр торышы белән танышу Иске Биккенә  авылыннан башланды. Урамнары чиста, чүп үләннәре чабылган. Ихаталарда чәчкәләр, җимеш, яшелчә үстерәләр. Авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан бина ихатасы да гөл-чәчкәгә күмелгән. Клубта төрле мәдәни чаралар үтеп тора. Шигъри күңелле кешеләр яши бу авылда. Мөнәвәрә Латыйпова, Равил Йосыпов, Нәфисә Гомәрова, Рәвис Сабитов туган авыл, туган җир, табигатебез турында үзләре язган шигырьләрне укып ишеттерделәр, ә Эльвира Гәрәева җыр бүләк итте.
Зөлфия һәм Илфир Әрдисламовлар яшәгән йортта да булдык. Бу гаиләдә 12 бала тәрбияләнә. Унысы төрле балалар йортларыннан уллыкка алынган. Аларны илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләү, уңайлы яшәү шартлары булдыру буенча Әрдисламовлар гаять зур һәм мөһим эш башкаралар. “Акыллылар, эшкә дә уңганнар, бергә дус-тату яшибез”, – ди Зөлфия ханым балалар турында сөйләгәндә. Без аларга изге эшлә-рендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек те-ләп, юлыбызны дәвам иттек.
Калмашбаш авылы халкы да гүзәллеккә табынып яши, туган җирне матур эшләр белән бизи. Без моны авыл үзәгендә, урамнар буйлап үткәндә дә ачык күрдек. Ә яңалыклар, күркәм үзгәрешләр ел да булып тора. Берәүләр яңа йорт сала, икенчеләр ремонтлый, түбәсен яңага алыштыра, өченчесе койма-капкасын буйый. Авыл уртасында “Калмашбаш базары” дигән язманы күрү семинарда катнашучылар өчен яңалык булды. Япма ясалып, өстәл урнаштырылган, анда авыл халкы үзеннән арткан товарын сата. Без килгәндә Лира Хәмәдиева, Фәйрүзә һәм Әлфия Гәрәевалар умарта балы, варенье, үзләре теккән аяк киемнәре сатып тора иде. Биредә төрле чәчкәләр тирә-якны ямьли. Берничә ел элек монда балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылган иде, ул һәрчак тәртиптә тотыла, авылга матурлык өсти.
Сәвәде елгасы буендагы күптән түгел төзекләндерелгән чишмәгә дә төштек. Биредә авылның су чыганагы урнашкан, ул ышанычлы саклана. Чишмә тирәсе, сүз дә юк, матур итеп эшләнгән. Профнастил калае белән коймаланган мәйданчыкта салкын су алу, ял итү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Покрышкалардан уңайлы урындыклар ясап кую да бер яңалык булды. Җиргә комташ түшәлгән. Биләмәдә ел саен чишмәләрнең төзекләндерелүе мактауга лаек. Алар берсеннән-берсе күркәмрәк килеп чыкты. Авыл уртасындагы һәйкәл-обелискны быел көзгә кадәр ремонтлау планлаштырылган.
Калмашбашта төзек йортлар елдан-ел арта. Алар, кем әйтмешли, кояш кебек балкып, нур чәчеп торалар. Әлеге вакытта алты йорт салына, түбәсен яңадан ябучылар да, капка-коймаларын яңартучылар да бар. Шул ук вакытта авыл биләмәсендә 32 буш йорт-ихатаның булуын да әйтергә кирәк. Алар, билгеле, авылны ямьсезли. Хакимият башлыгы Рәвилә Хурамша кызы бу уңайдан үзенең борчылуын белдерде. “Андый йортлар — баш проблемасы, – диде ул. – Йорт хуҗалары вафат булгач, читтә яшәүче балалары аңа хуҗа булып кала. Алар туган йорт-ихатаны тәртиптә тотарга тиеш тә бит. Юк, алай килеп чыкмый — бик сирәк кайталар яисә бөтенләй күренмиләр, шуңа күрә аларны күреп-очратып та булмый. Адресларын эзлибез, шалтыратып булса да исләренә төшерергә иде”.
Районда иң зурлардан саналган буага ремонт башлануы да — шатлыклы хәл. Әле анда төзүчеләр хуҗа. Сәвәде елгасының суын җибәреп, буаны ныгыталар. Елга буена су алу урыны – пирс та эшләнгән. Керү-чыгу урынына ком-таш саласы гына калган.
Кашкар авылында да булдык. Киң, яшел чирәмле урамда чисталык күзгә ташлана. Чәчкәле палисадниклар да күренеп кала. Былтыр биредә чүплек эшләнгән.
Хакимият башлыгы Надежда Гомәрова,   Әлфинә Габбасова, Миләүшә Шәяхмәтова, Гөлсем Хаҗипованың авылларны төзекләндерү, яшәгән җирне матурлау мәсьәлә-ләрендә башлап йөрүләре, эштә активлык күрсәтүләре хакында әйтте.
Юмаш – районда иң зур авыл биләмәсе, ул 9 авылны берләштерә. Авылларны урап чыгу өчен генә дә 50 киллометр юл үтелә. Әйтергә кирәк, барысына да өлгерәләр. Юл буйларын чапкыч белән чабып чыкканнар. Урман полосаларында бүген эш кайный: корыган агачларны кисәләр, тазарталар. Юл буйлары һәр бригадага бүлеп бирелгән. Аларны чүп үләннәреннән тазартып тору бригадирлар җаваплылыгында. Авыл халкы яшәгән җирен матурлауда һәм төзекләндерүдә актив катнаша. Эшсөяр, булдыклы халык гомер кичерә бу төбәктә: зур планнар корып, алга карап яшиләр. Гомум көч белән соңгы берничә елда биләмәдә уң меңгә якын төп төрле агач утыртылды. Быелгысы ике меңгә якын. Яшь үсентеләр караулы. 
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина
фотолары. 
 
Просмотров: 838 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск