Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен
Авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе узган атнаның пәнҗешәмбесендә Яңа Балтач авыл биләмәсендә үткәрелде. Авылларның төзеклеге һәм матурлыгы, аларда яшәүче халыкларның яшәү шартлары төп игътибар үзәгендә торды.
Өч юл чатында урнашкан Яңа Балтач авылына килеп кергәндә үк административ бина, мәктәп, мәдәният йорты, кибет, мәчет биналарының, Җиңү паркының төзеклеге, ихаталарының һәм әйләнә-тирәнең чисталыгы, матурлыгы күзгә бәрелеп тора. Аерым алганда, урта мәктәптәге күркәмлек, пөхтәлек барыбызны да сокландырды. Ихатада аллы-гөлле чәчкәләр, мәктәп яны бакчасында җимеш агачлары, төрле-төрле яшелчә шаулап үсеп утыра. “Ел саен яшелчә һәм бәрәңгене күпләп үстерәбез, көздән язга чаклы мәктәп ашханәсенә җитәрлек хәзерлибез, сатып алганыбыз юк“, – ди мәктәп директоры Регина Хафизова, безне уку йорты эшләре белән таныштырып йөргәндә. Янәшәдәге Җиңү паркына да кердек. Һәйкәл-обелискка баручы юлның ике ягындагы өсте тигез итеп киселгән куаклык та, ихатадагы чирәмлек тә, биек-биек карагай агачлары да паркка ямь өстиләр. Обелиск элекке елда ремонтланганнан соң яңарып китк
...
" Читать дальше "
Просмотров: 1256 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 08.07.2014
|
|
|