Суббота, 04.05.2024, 12:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 8 » Төзек авыл – район күрке
09:24
Төзек авыл – район күрке
Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен
Авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе узган атнаның пәнҗешәмбесендә Яңа Балтач авыл биләмәсендә үткәрелде. Авылларның төзеклеге һәм матурлыгы, аларда яшәүче халыкларның яшәү шартлары төп игътибар үзәгендә торды.     
 
 Өч юл чатында урнашкан Яңа Балтач авылына килеп кергәндә үк административ бина, мәктәп, мәдәният йорты, кибет, мәчет биналарының, Җиңү паркының төзеклеге, ихаталарының һәм әйләнә-тирәнең чисталыгы, матурлыгы күзгә бәрелеп тора. Аерым алганда, урта мәктәптәге күркәмлек, пөхтәлек барыбызны да сокландырды. Ихатада аллы-гөлле чәчкәләр, мәктәп яны бакчасында җимеш агачлары, төрле-төрле яшелчә шаулап үсеп утыра. “Ел саен яшелчә һәм бәрәңгене күпләп үстерәбез, көздән язга чаклы мәктәп ашханәсенә җитәрлек хәзерлибез, сатып алганыбыз юк“, – ди мәктәп директоры Регина Хафизова, безне уку йорты эшләре белән таныштырып йөргәндә. Янәшәдәге Җиңү паркына да кердек. Һәйкәл-обелискка баручы юлның ике ягындагы өсте тигез итеп киселгән куаклык та, ихатадагы чирәмлек тә, биек-биек карагай агачлары да паркка ямь өстиләр. Обелиск элекке елда ремонтланганнан соң яңарып киткән, әмма плиталары берничә урында купкан. “Ул плиталар якын арада ябештереләчәк, өстәвенә алгы өлешкә брусчатка да җәеләчәк“, —диде биләмә башлыгы Вәзих Ихсанов. Балалар бакчасы да (анда әле 35 бала тәрбияләнә) матур тәэсир калдырды. Узган елда бинаны яхшы итеп ремонтлаганнар, евротәрәзәләр куйганнар. Кыскасы, балаларга яшәү өчен төрле уңайлыклар булдырылган.
Юлыбызны дәвам итәбез. Урамнарның якгында берсеннән-берсе матуррак йорт-ихаталар, капка-коймалар озатып кала. Яшьләр урамына керәбез. Яңа урам заманча материаллардан ныклы һәм иркен итеп салынган йортлардан тора. Яңа йорт салучылар күренә. Узган елда авыл биләмәсендә 18 өй туе үткәрелде, диделәр. Быелгысы да дистәдән артачак. Яшәү өчен уңайлыклар җитәрлек, электр, газ, су кергән. Боларга өстәп, быел яз 650 метр арада урам юлы күтәртелгән. Бу эшләрне Дүртөйле төзүчеләре башкарган. Бакалы психоневрологик диспансерының Яңа Балтачтагы филиалында безне аның директоры Наил Гамбир улы Шакиров каршы алды. Мондагы соңгы елда булган зур үзгәрешләрне күреп тә шатландык. Ә ул, чыннан да, хәзер танымаслык хәлдә. Төп корпуста 7 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган. Заманча корылмалар белән җиһазландырылган газ казанлыгы 4 миллион сумга төшкән. Бу зур күләмле эшләрне Туймазы төзүчеләре аткарган. Иске казанлыкның да файдасын күрәләр, хәзер анда кер юу цехы урнашкан. Быел яз ихата бакчасына 230 төп җимеш агачлары, күп төрле яшелчә утыртылган, гөл-чәчкәләр ишек алдын бизи. Киләчәктә биләмәне бетон плитә белән әйләндереп алу, юлга асфальт салу уе белән яши директор.
Янәшәдәге Тынычлык урамында карап үттек. Янә бер яңа урамда яңа йортлар күтәрелә, яшь гаиләләр нигез кора.
Ленин авылында бер генә йорт каршында да урамда төзелеш материаллары күрмәдек, һәркайда тәртип, ямь-яшел чирәмлек күзләрне иркәли. Авыл төзек, матур йортлар күп. Бәләкәй авыл булса да, халык тырышып дөнья көтә, йорт-ихатасын карый, тәртиптә тота. Авыл халкы төзекләндерү эшләрендә, санитар чистарту өмәләрендә бердәм катнаша. Барлыгы 2100 үсенте утыртылды авыл Советы буенча. Түбән Каръяуды авылы киләсе елда урамы юлын  күтәртеп, анда ком-таш салырга ниятлиләр. Авыл клубын утын ягып җылыталар.
Яңа Каръяудыда бүгенге көндә 125 йорт хуҗалыгында 309 кеше яши. Элекке урта мәктәп бинасында бер түбә астында башлангыч мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, музей урнашкан, бер өлешен яңарак клуб итеп үзгәрткәннәр. Мәктәптә 7 бала укый. 18 бала балалар бакчасына йөртелә. Быел беренче сыйныфка баручы бала юк. Балаларны Яңа Балтачка автобуста йөртеп укытачаклар. Элекке искә мәдәният йорты буш тора, йозакта. Аның торышын даими тикшереп торалар. Авыл урамнарында чүп үләннәре юк, тыкрыкларны, ындыр артларын да даими чистартып торалар. Урамга кәҗә, малны караучысыз чыгарып җибәргәне, тиешсез урынга чүп түккәне өчен 5 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган. Авыл биләмәсендәге янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә  зур игътибар бирелә, зиратлар, чүплекләр каралып торыла. Яңа Каръяуды һәм Тукай авыллары урамнарына электр яктырткычлары урнаштырылган. Юл буйлары да чиста тотыла, чүп үләннәре чапкыч ярдәмендә кистерелә. “Төзекләндерү эшләрен кооператив көченнән башка үзебез генә уңышлы аткару мөмкин түгел. Ленин исемендәге һәм “Волга” кооператив-колхозлары рәисләре Илфир Әнгам улы Зарипов белән Азат Габит улы Сөләймановларның бу эшләрдә ярдәме бик зур”, – ди хакимият башлыгы. 
Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсендә дә халыкның имин тормышын тәэмин итү юнәлешендә хәтсез эшләр башкарылган. Рәҗәп авылы үзәгендәге Тынычлык урамы – шуларның берсе. Былтыр октябрь аенда 800 метр арадагы юлны яхшылап караганнар, иске торбаларны алыштырып тигезләгәннәр. Һәйкәл-обелиск яхшы торышта, парктагы үлән чабылган. Мәдәният йортына ремонт башлаганнар, әле түбәсе профнастил калае белән ябылган, ишеге яңага алыштырылган. Мәктәптәге хәлләр белән таныштык. Бакчада укучылар чүп утыйлар иде. Монда бакча җиләге, кәбестә, кишер, суган, бәрәңге үстерәләр. Коллектив яңа уку елына әзерләнә.
 
Байбулаттагы чүплекне дә барып карадык. Авыл читендә урнашкан, тимер челтәр белән әйләндереп алынган. Хәзер авылларда йорт-ихатадагы чүпне үзәкләштерелгән ысул белән чүплеккә чыгаруны оештырганнар. “Базы” кооперативының арба таккан “Беларусь” тракторы чүпне 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр вакытта ташый.  Шушы авылда яшәүче крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илвир Нурисламовның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул әле 5 ел элек ябылган авыл мәктәбен үзгәртеп кору белән мәшгуль. Фермерның күрсәткән игелекләре бихисап: чүп тә җыеп  түгә, халыктан сөт тә җыеп тапшыра, печәнен дә сата. Ә үзенең төп эшләре баштан ашкан. Узган елның көзендә 25 баш савым сыеры алган, хәзер сөтчелек тармагы белән дә ныклап шөгыльләнергә исәбе, шушы максатта республика программасына кергән.
Иске Сөрмәт авыл клубы кышкы шартларга әзер. Мәдәният елында клуб хезмәткәрләре күп төрле мәдәни чаралар үткәргәннәр. Менә бүген дә якындагы Ка-рагай чишмәсе янында (аны күптән түгел ачканнар) безне тальян моңы, җылы сүз, якты йөз белән каршы алдылар, чәй, тәбикмәк белән сыйладылар. Бетон кулча төшереп профнастил белән әйләндереп алганнар, япма, өстәл, утыргычлар ясап куйганнар. Авыл халкы да, үтеп баручы юлчылар да ургылып аккан чишмәнең салкын, тәмле суын эчәләр, ял итеп китәләр. Авыл биләмәсендә экология бригадасы төзелү – тагын бер яңалыкның берсе. Югары сыйныфта белем алучы ун укучы җәйге каникул вакытында юл, елга буйларын, авыл урамнарын чүп-чардан тазарту белән мәшгуль.
Рәҗәптә урамнарда электр яктырткычлары куелган, бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Байбулат авылы урамына күтәртеп ком-таш салу да эш планына кергән. Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча беркадәр эшләнгән, су алу урыннары, пирслар эшләнә һәм башкалар.
Тайняш авыл биләмәсендә дә күркәм үзгәрешләрне күп очрадык. Бер елда шактый эшләр башкарылган. Кайда да җәйге айларда кышка ныклап әзерләнеп калырга тырышалар. Әхмәттә, мәсәлән, авыл клубының түбәсе ябылган хәзер анда эчке өлеше ремонтлана.
Тайняш-Әхмәт юлын ныгыталар, балчык, комташ салалар. Тайняш урта мәктәбенең ашханәсе идәненә плиткалар җәелә. Әлегә кадәр мәктәп бинасы эченә җылы бәдрәфләр эшләп куйганнар. Быел укучылар саны арту сәбәпле, янә бер бүлмәне җиһазлыйлар, анда яңа ишек куелачак. Тиздән мәктәпкә 100 мең сумлык мебель кайтачак. Заказ бирелгән, акчасы түләнгән, диделәр. Мәктәп яны участогы районда иң үрнәкле бакчаларның берсе исәбендә. Биредә ел саен төрле культуралардан мул уңыш үстерелә, артканын саталар да. Ихатадагы су башнясына кышкы салкын вакытта да су алырга мөмкинлек биргән кран урнаштырылган. Әхмәттә, Тайняшта Базы елгасы буенда янгын автомашинасы өчен су алу урыны эшләнгән.
Базы елгасында яңа салынган күперне дә күрдек. “Герой” кооператив-колхозы көче белән салынган бу зур күләмле эшнең авыл халкы өчен бик файдалы булачагы   хакында әйттеләр. Бу урында суның агу юлы үзгәртелгән, ул хәзер авылдан ераграк урыннан ага башлаган. Шул сәбәпле, киләчәктә яр ишелү куркынычы янамаячак. Югыйсә, елга яры ишелеп, якындагы йорт-ихаталарга якынлашып беткән.
Семинарда катнашучылар Әлфинә һәм Фәнүз Гәрәевлар йортында да булып, ихатадагы матурлык дөньясына сокландылар. Ниләр генә юк анда! Бер урында суда балыклар йөзә, икенчесендә чишмә кебек челтерәп су ага, ясалма пальма агачлары урнаштырылган, төрле төстәге чәчәкләр дә ихатаны ямьләп тора – һәммәсе күңел биреп, зәвыклы итеп эшләнгән. Шундый күркәм йорт-ихаталар авылларда тагын да күбрәк булсын иде, дип теләдек. Бу төбәк үзенең матур табигате белән аерылып тора. Биредә яшеллекне яраталар, быел яз кооператив идарәсе бинасы ихатасында, мәчет белән ике арадагы урынга, 350 төп юкә утыртканнар. Биләмә авылларында булдыклы, тырыш халык яши. Малны күп асрыйлар, савым сыеры, бозау һәр ихатада диярлек. Кайбер кешеләр берничә сыер малы асрап, сөт, ит саталар, үзләренең гаилә бюджетын ныгыталар. Тырышып эшләгәч, билгеле, яхшырак яшиләр дә.
Каран авылы да төзеклеге, матурлыгы белән аерылып тора. Урамнар чиста, чүп үләне, төзелеш материаллары күрмәссең. Матур, иркен йортлар, төзек капка-коймалар рәттән тезелеп торалар. Өч ел элек авылда клуб төзелеп файдалануга тапшырылган иде. Авылда яңа кибет ачылган. Йорт салучылар бар. Яңарак Каран елгасы буендагы бик матур урында чишмәне төзекләндергәннәр. Хәзер ул тәмле суы белән авыл халкын шатландыра. Ә япма астындагы өстәл утыргычы шулчаклы озын, уңайлы, анда гаилә бәйрәмнәре, хәтта туйлар үткәрергә мөмкинлек бар. Мәдәният хезмәткәрләренең әлеге очрашуны чишмә янында җыр-моң белән бизәүләре дә бер бәйрәм булды. Соңыннан Каран авыл клубында семинар-киңәшмәгә йомгак ясалды. Анда муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, авыл биләмәләре башлыклары – Яңа Балтачтан Вәзих Фаил улы Ихсанов, Рәҗәптән Редик Хәмзә улы Хәкимов, Тайняштан Хәлил Рәис улы Исхаков чыгыш ясап, семинарга кагылышлы уй-фикерләрен әйттеләр.
Рәшит Вахитов.
Автор фотолары.

                                                                                                                                                                      

 
 

 

Просмотров: 1256 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск