Понедельник, 29.04.2024, 09:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 28
Чакмагыш гимназиясе укучылары, "Хәвефсез тәгәрмәч” республика   бәйгеләрендә катнашып, соңгы өч елда призлы урыннарны гына алып кайталар. Шушы уңайдан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге Чакмагыш гимназиясе директоры Ратмир Фоат улы Камилҗановны идарәлекнең Мактау грамотасы белән бүләкләде. Анда: "Юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү, балалар арасында юлда җәрәхәтләрне профилактикалау буенча күпьеллык эшчәнлеге һәм республика юлларында мәктәп укучыларының хәвефсез йөрүләрен тәэмин итүгә шәхси өлеш керткәне өчен”,— диелгән. Мактау грамотасын 24 майда баш дәүләт инспекторы исеменнән бүлек начальнигы урынбасары, Ташкалмаш авылында туып үскән якташыбыз Илнур Зафир улы Садыйков тапшырды.




Просмотров: 594 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.05.2013 | Комментарии (0)

Районыбыз, анда яшәүчеләр турында (Чакмагыш җиренең көндәлек язмалары, дисәк тә ярый торгандыр) иң тулы мәгълүматны каян табып була? Бу сорауга кемнәрдер Интернет сайтыннан, кемнәрдер башка чыганаклардан, дигән җаваплар бирер. Ә иң зур күпчелекне, һичшиксез, район "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” битләреннән табам, дип белдерүчеләр тәшкил итә. Бу, чыннан да, шулай, чөнки район гәзитләре дистәләгән еллар дәвамында аның тормышын бар яклап та сынландырып торучы, тарихын туплаучы елъязмачысы да булып кала.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 677 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.05.2013 | Комментарии (0)

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең традицион халык бәйрәме – сабан туен оешкан төстә үткәрү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов 21 майда 538 санлы карарга кул куйды.
Әлеге карарга ярашлы, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы тугайда "Сабан туе – 2013” район бәйрәме үткәреләчәк. Бөтенхалык бәйрәмендә район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә йомгак ясалачак, авылларда төзекләндерү, янгын хәвефсезлеге торышына бәһа биреләчәк, хезмәттә зур казанышларга ирешкән алдынгыларны данлау һәм бүләкләү булачак.
Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча муниципаль район хакимияте аппараты, район оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләреннән торган (барлыгы 31 кеше) оештыру комитетына муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов җитәкчелек итә. Сабан туеның чаралар планы, аны үткәрү тәртибе, ярыш нәтиҗәләрен бәһалау, хезмәттә һәм спортта урыннар билгеләү буенча да положениеләр расланды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 607 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.05.2013 | Комментарии (0)

1998 – 2000 елгы малайлар һәм кызлар арасында Башкортстан Республикасы кубогына ярышлар үткәрелә. 19 май көнне Уфа  шәһәренең "Биотлон” трассасында  узган бәйгедә  малайлар арасында Иске Бәшир мәктәбе укучысы Рушан Искужин –  икенче, кызлар арасында Сыйрышбаш мәктәбе укучысы Альбина Галиева – беренче, Яңа Балтач мәктәбе укучысы Лилия Миндиярова өченче урын алдылар. Алар  Башкортстан Республикасы Велоспорт федерациясенең Мактау грамотасы белән  һәм акчалата бүләкләнделәр. 26 майда Благовар районының Языково авылында узган ярышта  малайлар арасында  Сыйрышбаш мәктәбе укучысы  Рөстәм  Иргалиев беренче, Иске Бәширдән  Рушан  Искужин  — өченче, кызлар арасында Сыйрышбаш мәктәбе укучысы Альбина Галиева – икенче, Яңа  Балтач мәктәбе укучысы   Лилия Миндиярова – өченче  урын  алуга ирештеләр. Алар Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Нәтиҗәдә алты призлы  урынның дүртесен алып, район  командасы әгъзалары  үзләрен иң көчле велосипедчылар итеп таныттылар. Алдагы бәйге июнь аенда Чакмагышта үтәчәк. Спортчыларыбызга уңышлар телибез!
Ранис Баянов, тренер-укытучы.

Просмотров: 476 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.05.2013 | Комментарии (0)

Район хуҗалыкларында иртә культураларны чәчү нигездә тәмамланды, алар барлыгы 34 мең гектарда урын алды. Хәзер басуларда соңгы культуралар  чәчелә. Карабодайны – 2043, көнбагышны – 3786, кукурузны – 5417 гектарда чәчү планлаштырылган. Шикәр чөгендере чәчелеп бетте. Бер үк вакытта үсентеләрне химик утау дәвам иттерелә. Хәзер бу  эш күпчелек  хуҗалыкларда бара.
Просмотров: 557 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.05.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск