Понедельник, 29.04.2024, 02:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 20

Һәркем үз тамырын белергә тиеш. Шул чагында гына буыннар бәйләнеше нык була, өзелми. 1 апрельдән алып 15 августка кадәр Башкортстанның шәһәр һәм авылларында "Шәҗәрә-2013” республика конкурсы үткәреләчәк. Өч этапта узачак халык бәйрәменең оештыру комитетына гариза биргән һәркем анда катнаша ала.Конкурста җиңүчеләр биш номинация буенча билгеләнәчәк: "Шәҗәрәне җентекләп өйрәнгән өчен”, "Иң тирән тамырлы шәҗәрә өчен”, "Шәҗәрәне өйрәнү һәм төзү вакытында гыйльми яңалык тапкан өчен”, "”Шәҗәрә төзегәндә һәм аны тәкъдим иткәндә заманча мультимедиа программаларын кулланган өчен”.БР Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, беренче этап кысаларында район (шәһәр) комиссияләренә гариза һәм материал тапшыру мөһим. Тапшыру вакыты 25 майга кадәр.Җиңүчеләр "Шәҗәрә бәйрәме” дип аталган республика халык бәйрәмендә катнаша. Бәйрәм 29 сентябрьдә Кырмыскалы районында узачак.


Просмотров: 596 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.05.2013 | Комментарии (0)

17 майга сабанашлык культуралары 34445 гектарда чәчелде (план 59351 га). Шул исәптән, бөртекле, бөртекле-кузаклы, культуралар 26568 га урнаштырылды. Бу планга карата 74 процент тәшкил итә. Көннәрнең җылы, коры торуы, туфракның өлгерүе техник культураларны чәчү мөмкинлеген дә тизләтте. Хәзер шикәр чөгендере, көнбагыш чәчү дә дәррәү бара, бер хуҗалыкта кукуруз чәчелә. «Базы», «Герой» һәм Ленин исемендәге кооперативларда ике көн элек үсентеләрне химик утау башланды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 583 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.05.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 25 апреленнән 25 маена кадәр Башкортстанда автомобиль юлларын төзекләндерү буенча айлык үтә. Бу хактагы карар республика Хөкүмәте боерыгы белән расланган. Айлык чорында юлларның санитар-техник торышын яхшырту, автомобиль юлларында һәм алардагы корылмаларда тәртип урнаштыру, торак пунктлардагы юлларны тәртипкә китерү буенча чаралар күреләчәк. Район, шәһәр, авыл биләмәләре хакимиятләренә һәм предприятиеләргә автомобиль юлларын төзекләндерү, архитектура ягыннан бизәү, ремонтлау буенча бригадалар оештырырга тәкъдим ителә. Айлык барышында асфальт-бетон заводларын ремонтлап сафка бастыру буенча эшләр башкарылачак. Юл читләре тәртипкә китереләчәк.

Просмотров: 483 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.05.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 15 маенда өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының чираттагы алтынчы утырышы үтте. Аның эшендә, депутатлардан тыш, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең бүлек начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалыклар, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре, хокук тәртибе саклау органнары хезмәткәрләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 619 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.05.2013 | Комментарии (0)

Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең велоспорт түгәрәгендә шөгыльләнүче дүрт спортчыбыз Башкортстан җыелма командасы составында Русия беренчелегендә катнаштылар һәм төрле дистанциядәге ярышларда зур җиңүләр яуладылар. Шушы бәйгеләрнең нәтиҗәләрен гәзит укучылар игътибарына җиткерәбез.
4 майда Чиләбе өлкәсенең Черемишинка поселогында үткәрелгән ярышта шәхси беренчелектә Александр Борисов белән Рөстәм Иргалиев беренче урыннарны алдылар. Шушы җиңүе өчен Рөстәм плазма телевизоры белән бүләкләнде. 5 майда яшь велосипедчылар янә узыштылар. Бу юлы Александр беренче, Рөстәм икенче урынга лаек булды.
9, 10 май көннәрендә ярышлар Омск шәһәрендә үткәрелде. Беренче һәм икенче көннәрдә безнең көчле спортчыбыз Александр Борисовка тиңләшүче табылмады, ул пьедесталның иң югары баскычына ике тапкыр күтәрелде.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 446 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.05.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның икенче яртысына вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе дәвам итә. Абунәчеләр үзләре теләгән гәзит-журналларга языла. Мәгълүматлардан күренүенчә, подписканы рәсмиләштерү планы үтәлеше (күрсәткечләр 15 майга) түбәндәгечә: үзәк басмаларга – 21, республика матбугатына – 24, район гәзитенә язылу 35 процент тәшкил итә. Димәк, бу өлкәдә билгеләнгәннәргә тулысынча ирешү өчен эшлисе дә эшлисе әле. ... " Читать дальше "
Просмотров: 516 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.05.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск