|
|
|
|
Главная » 2013 » Май » 16
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәррәү бара. Игенчеләребез май бәйрәме көннәрендә дә басуда тырыш хезмәт салды. "Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында да бүген чәчүнең иң кызган чагы. Тракторлар соңгы яуган шифалы яңгырлардан соң янә басуга чыкты. Әлеге вакытта яланда киләсе уңышка ышанычлы нигез салына. Баш агроном Азат Гайсин белән Чакмагыш-Аблай юлы буендагы 185 гектар мәйданны биләгән басуга китеп барабыз. Чакмагыш авылын чыккач та сул яктагы Мостафа басуы күзгә ташлана. Апрель аеның соңгы ункөнлегендә биредә беренче булып чәчүгә төшкәннәр иде, ә хәзер шытымнар күзне иркәләп ямь-яшел булып бердәм үсеп чыкканнар. Без икенче санлы басу читенә җиткәндә чәчү комплексы таккан "Джон Дир” тракторы да безнең янга килеп туктады.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 732 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 16.05.2013
|
|
Җомга, 17 майда, иртәнге 10нан "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар (инвалидлар) спартакиадасы үтәчәк. Спортның өстәл теннисы, дартс, шахмат, шашка, кул көрәше (армреслинг), бильярд һәм башка төрләрендә көч сынашып, кешеләр белән аралашып, рухи күтәренкелек һәм сәламәтлек алып кайтырга теләүчеләр, рәхим итегез! Җәвит Хәбибуллин, район инвалидлар җәмгыяте рәисе.
Просмотров: 552 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 16.05.2013
|
|
Башкортстанда Тирә-як мохитне саклау елы кысаларында "Коткарырга һәм сакларга” халыкара экологик акциясе старт алды. Ул 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Планлаштырылган чаралар исемлегендә – "Парклар маршы”, "Башкача чүпләр юк”, "Минем Республикам”, "Табигать һәм кеше”, "Изге эшләр елъязмасы” исемле акцияләр һәм «Минем Башкортстанымның канатлы дуслары” конкурсы үтәчәк. Ел саен әлеге акциядә республиканың 1 миллионнан артык кеше катнаша.
Просмотров: 626 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 16.05.2013
|
|
Хәбәр ителүенчә, хәрби исәптә торучы 18 яшьтән 27 яшькәчә булган гражданнарны Русия Кораллы Көчләренә язгы чакыру башланды. Шушы атнаның сишәмбе көнендә призывникларның беренче төркеме хәрби хезмәткә озатылды. Ил алдындагы изге бурычны үтәү өчен Илеш һәм Чакмагыш районнарыннан барлыгы 12 егет китте. Аларның җидесе безнең районнан: Уйбулат авылыннан Илдус Илфак улы Авзалов, Калмашбаштан Дамир Рәнүс улы Дәүләтшин, Иске Бәширдән Рөстәм Сергеевич Крутов, Имәнлекулдан Ильяс Илнур улы Сибәгатуллин белән Раил Фларит улы Сәлимгәрәев, Иске Калмаштан Альберт Олег улы Кудрячев. Егетләребезгә солдат хезмәтен уңышлы үтәп, туган җирләргә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Рәшит Вахитов.
Просмотров: 759 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 16.05.2013
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|