Понедельник, 29.04.2024, 01:47

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 27
Рапат урта мәктәбен быел сигез укучы тәмамлый. Динар Галиев, Булат Исламов, Гаяз Ишморатов, Альбина Миңнегалиева, Айнур Рәхмәтуллин, Илсөяр Сәлахова, Элина һәм Эльвира Шәйморатовалар һәркайсы унбер уку елы дәвамында тырышып укулары, актив җәмәгатьче булулары белән аерылып торганнар, төрле предмет олимпиадаларында, фәнни-тикшеренү эшләрендә, спорт ярышларында, сәнгать бәйгеләрендә – гомумән, бөтен эшләрдә даими җиңүчеләр булганнар. Җыеп әйткәндә, чын-чыннан мәктәпнең горурлыгы булып торган шушы егет һәм кызлар өчен оештырылган соңгы кыңгырау бәйрәме истә калырлык булды.
Тантана геройларын иң тәүдә мәктәп директоры Рива Рәис кызы Шәйморатова тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде һәм мәктәпнең Мактау грамоталарын белән истәлекле бүләкләр тапшырды.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 669 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.05.2013 | Комментарии (0)

24 майда, яз аеның матур, кояшлы көнендә Чакмагыш гимназиясендә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел уку йортын  тәмамлаучы 51 егет һәм кыз белем йорты, яраткан укытучылары белән саубуллашты. 88 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлады.
Бәйрәм кәефен биредә һәр җирдә тоясың. Ихатадагы буйдан-буйга эленгән төрле төстәге флагчыклар, фойеда урнаштырылган видеотасмадан мәктәп тормышы, аны быел тәмамлап чыгучыларның сабый, балачактагы һәм әле төшерелгән фоторәсемнәре күрсәтелә. Стеналарга чыгарылыш сыйныфы укучыларның күмәкләп төшкән төсле фоторәсемнәре элеп куелган. Тантана үтәчәк спорт залы бигрәк тә зәвык белән бизәлгән: төрле төстәге шарлар, плакатлар күзгә бәрелеп тора. Залның түрендә зур хәрефләр белән "В добрый путь, выпускники!”, ике ягында "Хуш мәктәп! Рәхмәт сиңа!” һәм "Безне бөек эшләр көтә!” дигән язмалар шушы бәйрәмнең асылын билгеләп тора.
Тантанага мәктәп коллективы бик яхшы итеп әзерләнгән. Кичәге укучыларның зур шатлыгын уртаклашу өчен укытучылар коллективы, шулай ук ата-аналар килгән, алар балаларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән озатып калдылар. Гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов, тәүдә чыгыш ясап, гимназия җи-тәкчелегенең боерыгын укып ишеттерде, тантанада катнашучыларны шушы күркәм бәйрәм белән котлады, матур теләкләр теләде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 478 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.05.2013 | Комментарии (0)

24 май. Искиткеч матур, якты  көн. Бар җиһанга кояш җылы нурларын сибә. Шатлыклы да, шул вакытта сагышлы да көн бу, чөнки нәкъ бүген чыгарылыш сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлый. Әйе, мәктәпләрдә узып баручы балачакның төп озатучысы – соңгы кыңгырау яңгырады. Онытылмас көн. Быел районыбызда 361 укучы – тугызынчы  һәм 213 укучы унберенче сыйныфны тәмамлый.
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дә икенче туган йортка әверелгән  уку йорты белән хушлашу тантанасы дулкынландыргыч, истә калырлык булды. Шау чәчәкләр бәйләме, шарлар тоткан укучылар, ата-аналар, укытучылар, абый-апалар мәктәп алдына бәйрәм тантанасына ашыктылар. Уку алдынгылары, мәктәп, район, республика күләмендә үткән олимпиада-бәйгеләр призерлары,  ... " Читать дальше "
Просмотров: 745 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.05.2013 | Комментарии (0)

Имтихан… Бу сүзне ишетү белән һәр кешенең күңеленә курку хисе киләдер, мөгаен. Тормыш тоташ имтиханнардан тора, аны ничек бирүгә карап, кешенең киләчәге нинди буласын әйтеп була. Ләкин сүз тормыш имтиханнары турында түгел, ә әлеге дә баягы соңгы елларда телдән бер дә төшмәгән бердәм дәүләт имтиханнары турында бара. 
–Мәктәпләрдә имтиханнарга әзерләнү инде ахырына да якынлаша диярлек,— дип сүзен башлады район мәгариф бүлеге белгече Әлфинә Фәндүз кызы Гатауллина.  Агымдагы елда да чыгарылыш укучылары өчен рус теле (27 май) һәм математика(3 июнь) буенча имтиханнар мәҗбүри һәм барлыгы 213 укучы сынау тотачак.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 745 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.05.2013 | Комментарии (0)

Балалар – тормышыбызның чәчәкләре, алар безнең киләчәгебез. Ел саен укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен лагерьлар, санаторийлар саны артып тора. Җәй көне барыр җире булмаган яки коллективта булырга, яңа дуслар табарга омтылган актив балалар ял һәм сәламәтләндерү урыннарын сайлый. Балаларның җәйге ялын имин һәм файдалы итеп оештыру район мәгариф бүлегенең игътибар үзәгендәге мәсьәлә булып тора. Быел бу җәһәттән нинди чаралар гамәлгә ашырылуы хакында сөйләвен үтенеп, без район мәгариф бүлегенең тәрбия эше буенча методисты Илгизә Хәләф кызы Низаевага мөрәҗәгать иттек. ... " Читать дальше "
Просмотров: 657 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.05.2013 | Комментарии (0)

Ел саен яз айларында Яңаул шәһәрендә "Моңга бай гармун бәйрәме” үткәрелә. Республика күләмендә җиденче тапкыр уздырылучы бу бәйгене (ул талантлы гармунчы Фәтыйх Иксанов исемендәге призга үтә) халык яратып өлгерде. Дәртле гармун моңы олысының да, кечесенең дә күңелләрен җилкендерә: берчә шатландыра, берчә сагышландыра. Менә шуңа да татар халкының милли уен коралына тартылучылар, аны өздереп уйнаучылар арада бар икән әле, дип сөенеп куясың. Быел 16-17 майда үткәрелгән бу чарада меңгә якын гармунчы катнашты һәм һәркайсы үзенең осталыгын күрсәтте. Елдагыча, безнең районнан да катнаштылар әлеге гармун бәйрәмендә. Оста гармунчыларыбыз Рәис Ситдыйк улы Кадраев, Фликс Шәех улы Якупов һәм Хәдит Хәмәтҗан улы Хәсәнов, сәхнәдә чыгыш ясап, зур уңышларга ирештеләр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 620 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.05.2013 | Комментарии (0)

16 майда муниципаль район хакимияте башлыгы призына шоссе юлда мәктәп укучылары арасында велоспорт ярышлары үткәрелде. Бәйге үткәрү урыны итеп Чакмагыш-Рапат юлында дүрт километр ара билгеләнгән иде. Тәүдә сигез мәктәпнең 5-8 сыйныф укучылары стартка басты. Бу дистанциядә 47 балл җыеп, беренче урынны Иске Бәшир урта мәктәбе укучылары алды. Икенче урынга (53 балл) Юмаш урта мәктәбе укучылары чыкты. Алардан ике генә баллга азрак җыйган Сыйрышбаш мәктәбе командасы өченче урынга лаек булды. 9-11 сыйныф укучылары үзара көч сынашырга дип тугыз мәктәптән килгәннәр иде. Монда Сыйрышбаш мәктәбе кызлары һәм егетләренә тиңләшүчеләр табылмады.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 503 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.05.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 28 маенда 14тән 16 сәгатькә кадәр муниципаль район хакимияте бинасының кече утырышлар залында Юристлар ассоциациясенең урындагы бүлекчәсе рәисе МӨНИРӘ ҖӘМИГЪНУР КЫЗЫ МӨХӘММӘТШИНА гражданнарны хокукый мәсьәләләр буенча кабул итәчәк.

Просмотров: 565 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.05.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск