Воскресенье, 05.05.2024, 08:49

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июнь » 28 » Тугайларда – печән исе
07:25
Тугайларда – печән исе
"Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында мал азыгы хәзерләүгә быел да зур җаваплылык белән керештеләр. Тәүдәрәк озак вакытлар яңгыр яумыйча бераз хафага салса да, май-июнь айларында явып үткән шифалы тамчылар басу эшчәннәренең кәефен күтәреп җибәрде. Сөенерлек тә шул: әнә ничек булып печән күтәрелгән, арпа, солы, башка культуралар басуларында да ярыйсы гына уңыш көтелә, кукуруз дәррәү күтәрелеп китте, чөгендер дә куәтләнде. Гомумән, игенчеләрнең тырышлыгы бушка китмәде, дияргә ныклы нигез бар.
Басудагысы түгел, келәттәгесе – иген, дигән борынгылар. Инде табигать шартлары үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга гына форсат бирсен. Бүгенге көндә геройлылар печән хәстәрләү белән мәшгуль. Матур кояшлы көнне без анда булып, эшләр барышы белән таныштык. Хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһаповның канәгатьлеге йөзенә үк чыккан. 
– Әлеге көнгә 1000 гектар мәйданнан 820 тонна печән җыеп алып, фермалар янәшәсенә ташып куйдык, – ди ул. – Механизаторлар Наил Сөләйманов белән Ринат Хәбибуллин үзләренә беркетелгән техника белән үләннәрне тезмәгә салып чыкты. Әнсаф Гарифуллин, Илдар Гыйләҗев, Илназ Даутов "ГВР-630” агрегатлары белән тезмәләрне әйләндереп тора. Кипкән тезмәләрне Илшат Даутов, Ринат Усманов, Әгълә Насыйров, Ленар Хәбибуллин, Тимерҗан Мәхмүтшин "ПРФ-180” агрегатлары ярдәмендә тыгызлап, төргәкләргә төрә. Коры печән төргәкләрен Рәфис Әсләмов, Наил Җиһаншин кебек уңган егетләр идарә иткән техникага махсус төягечтә Динар Хәсәнов төяп озата. Берничә көннән сенаж сала башларга ниятлибез.
Бригадир-агроном Әгъләм Рәхимов белән басулар буйлап йөрибез. Базы елгасы аша күперне чыгып, үргә күтәрелгәч, җәйрәп яткан хәтфә басуларны күзәтә-күзәтә, печәнчеләр эшләгән басуларны карап йөрдек. Егетләрнең йөзләрендә хезмәт дәрте, канәгатьлек. Карап-көйләп куйганлыктан, һәркайсына беркетелгән техника сынатмый. Аяз көннәрнең һәр минутын файдаланып калырга тырыша механизаторлар, кемузардан ярышып хезмәт сала алар. Хезмәтеңне күрә-дәртләндерә белүләре канат өсти. 87 гектарда люцерна тулысынча җыеп алынган, бүген 52 гектарлы басуда эш кайный. Өлгерү белән башка басуларга күчәчәкләр.
Мул әзерләнгән мал азыгы кышлату чорын имин генә түгел, табышлы итеп үткәрүгә юл ача.  Геройлылар моны һәркайсы аңлап,  кулыннан килгәнчә тырыш хезмәт өлгеләре күрсәтә. Гомумән, алар быел да сынатмаячак.
Фәнис Әмирханов.

Просмотров: 469 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск