Четверг, 02.05.2024, 17:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 27
Агымдагы елның 1 февраленнән 31 мартына кадәр 2012 елның икенче яртысы республикада нәшер ителүче дистәдән артык гәзит-журналга һәм кайбер үзәк басмаларга вакытыннан алды очсызрак хак белән язылу мөмкинлеге бирелү турында гәзитебезнең 7 февральдә чыккан 15нче санында хәбәр иткән идек инде. Хөрмәтле абунәчеләребезнең тагын шул хакта исенә төшерәбез. Ул басмаларның исемлеге дә бар иде. Бу каталоглар район почта бүлекчәләренең барысына да кайтарылды. Сезне беренче яртыеллык хаклары белән язылырга чакырабыз. Әле соң түгел, анда барып бүгеннән языла аласыз. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, моның белән сез хәтсез акчагызны янга калдырырсыз һәм, әлбәттә, рухи азыклы булырсыз!
Фларида Сәмигуллина,
 подписка бүлеге начальнигы.

Просмотров: 373 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.03.2012 | Комментарии (0)

"Башинформсвязь” ачык акцонерлар җәмгыятенең Чакмагыштагы элемтә узелы коллективы эшчәнлектә заманча технологияләрне, яңа техника һәм җиһазларны киң куллана. Русия Федерациясе Президентын сайлау вакытында сайлау участокларына видеокамералар урнаштырып, тавыш бирүдә ачыклык һәм үтәкүренмәлелек тәэмин итте. Халыкка Интернет челтәренә тоташу өчен киң мөмкинлек тудырыла. Агымдагы ел башына районда 3430 абонент интернетка тоташтырылды. Соңгы өч айда тагын 290 кеше шушы мөмкинлеккә ия булды. Барлыгы 1310 абонент соңгы ике елдан артыграк вакыт эчендә кабель телевидениесенә («Ай-пи») тоташтырылды, 100 кешегә гади телефон кертелгән.
***
Районда спорт тормышы гөрләп тора. Узган атна азагында «Олимпияче» физкультура-савыктыру комплексында район мәктәпләре укучылары арасында унҗиденче спартакиада башланды. Бәйгеләр шушы атнаның шимбәсендә дә  уздырылачак. Спортның тугыз төре буенча ярышлар һәм аларның нәтиҗәләре турында гәзитебезнең киләсе саннарында хәбәр ителәчәк.
***
Районда волейболга игътибар арта, спортның бу төре буенча уңышларга да ирешелде. Март башында Дүртөйле шәһәрендә "Өмет” гәзите призына уздырылган ярышларда безнең районның җыелма командасы, мәйдан хуҗаларыннан аз гына калыш ... " Читать дальше "
Просмотров: 541 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.03.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск