Пятница, 03.05.2024, 00:35

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 20
Агымдагы елның 22 мартында 14 сәгатьтән башлап муниципаль район хакимияте бинасының (Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55) кече утырышлар залында Башкортстан Республикасы сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комиссиясе рәисе ИЛДАР ИЛДУС УЛЫ ӘХМӘТШИН гражданнарны шәхси сорау-үтенечләре белән кабул итәчәк. Үзләрен борчыганнарны бу көнне күзгә-күз карашып җиткерергә теләүчеләр 3-18-53 телефоны аша кабул ителүгә алдан ук язылып куярга тиеш.

Просмотров: 483 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.03.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 19-29 мартында "Үлем белән сәүдә итүчеләрне фашла!” Гомумрусия акциясенең беренче этабы үткәрелә. Әлеге чорда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы территориясендә "ышаныч телефоны” гамәлдә булачак. Район халкы 8(34796) 3-12-63 телефоны аша наркотиклы матдәләр җитештерү, ташу, куллану һәм сату очраклары турында конфиденциаль мәгълүматлар җиткерә алачак, бер генә хәбәр дә игътибарсыз калдырылмаячак.

Просмотров: 492 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.03.2012 | Комментарии (0)

Авыл хуҗалыгы хезмәт ияләренең узган хуҗалык елындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган үткән шимбәдәге утырышында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Эрнст Фәрит улы Исаев, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары – җаваплылыгы чикләнгән "10нчы төзелеш идарәлеге” җәмгыяте директоры Валерий Әдһәм улы Мансуров һәм "Базы” компанияләр төркеме җитәкчесе, "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов катнашты.
Просмотров: 436 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.03.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск