Четверг, 02.05.2024, 20:01

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 26
Чакмагыш автовокзалы райондашларга күңелле яңалык җиткерә: 22 марттан башлап Уфага кадәр автобус билетлары 150 сумга төште. Заманча уңайлы һәм тизйөрешле автобуслар хәрәкәте иртәнге 6 сәгать 30 минуттан башлана һәм 18 сәгать 15 минутка кадәр сәгать саен бер рейс юлга чыга. Җомга, шимбә һәм дүшәмбе көннәрендә исә иртәнге 6 да башкалага юнәлергә мөмкинлек бар.

Просмотров: 424 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.03.2012 | Комментарии (0)

Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Чакмагыш районындагы бүлеге җитәкчелеге гражданнарның үтенеч һәм мөрәҗәгатьләрен тулысынча исәпкә алу һәм теркәүне оештыру, полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан җинаятьләрне яшереп калдыруга юл куймау, шулай ук исәп-теркәү тәртибен ныгыту максатында гражданнарын урыннарга чыгып кабул итә. Райондашларыбызга түбәндә күрсәтелгән көннәрдә 15 сәгать 30 минуттан 16 сәгать 30 минуткача урындагы биләмә хакимияте башлыклары кабинетларында бүлек җитәкчеләре белән аралашу мөмкинлеге тудырыла.
Ачыктан-ачык, ихласлык шартларында
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары-полиция начальнигы подполковник Илдар Әлтәф улы Шәйхетдинов һәм штаб начальнигы, эчке хезмәт майоры Рөстәм Мәхмүт улы Садыйков 27 мартта Яңа Коты һәм 30 мартта – Чакмагыш авыл Советларында кабул итәчәк.
Тыл начальнигы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Радис Рәфис улы Шәңгәрәев белән участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү хезмәте начальнигы полиция майоры Эдуард Мэлис улы Кирәев 26 мартта Тайняш һәм 27 мартта Яңа Балтач авыл биләмәләрендә гражданнар белән аралашачак.
... " Читать дальше "
Просмотров: 563 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.03.2012 | Комментарии (0)

 Агымдагы елның 27 февралендә  һәм 19 мартында муниципаль район хакимияте башлыгы район халкы белән туры телефон аша аралашты. Шушы  бәйләнешләр аша 48 кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Сорауларның күпчелеге шәхси характерда булды. Чакмагышның Пушкин урамындагы ике йортка төрле сәбәп белән табигый газ кертелмичә калган. Бу мәсьәлә контрольгә алынды, 50 метр газүткәргечне сузу һәм бу йортларга газ кертү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Табигый газ шулай ук Нариман авылында яшәүче яшь гаилә йортына да кертеләчәк. Трактор урамына елга аша салынган җәяүле өчен ачылмалы күпернең тоткычы сынган икән, шуны урнаштыруны сорап шалтыратучыга да уңай җавап бирелде. Иске Калмаштан берничә кеше шалтыратып, үзен  генә түгел, ә авыл халкын борчыган проблема хакында сөйләде: калдыклар түгү полигоны табигатьне пычратып, кешеләр сәламәтлегенә куркыныч янап тора. Нефть калдыгы эчә торган суны да, һаваны да пычрата. Бу хакта республиканың экология хезмәтләре хәбәрдар. Муниципаль район хакимияте дә контрольдә тота. Нефтьчеләр белән бергәләп киләчәктә бу пычрану чыганагын бетерү, чистарту корылмасын төзү яки башка юл белән проблеманы хәл итү юллары эзләнелә.
Болгар авылында, Чакмагышта су мәсьәләсе буенча берничә кеше шалтыратты. Муниципаль район хакимияте шунда ук җаваплы хезмәткәрләргә күрсәтмә биреп, кешеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эз ... " Читать дальше "
Просмотров: 457 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.03.2012 | Комментарии (0)

"Октябрь” кооперативының Иске Калмаштагы икенче сөтчелек фермасында кичке савым башланыр алдыннан профилактика чарасы үткәрелде. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов җитәкчелек иткән район профилактика комиссиясе әгъзалары коллектив белән очрашып, хезмәт тәртибен ныгыту, санитар торышны яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм башка көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Просмотров: 404 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.03.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск