Четверг, 02.05.2024, 19:50

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 07
Уфа шәһәре янындагы Максимовка касабасында урнашкан "Соловушка” туристик базасында пейнтбол буенча республика беренчелегенә ярышлар үткәрелде. "Тылга үтеп керү” дип аталган "Зарница” патриотик уеннары Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
Просмотров: 467 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.03.2012 | Комментарии (0)

Исегезгә төшерәбез: 2012 елның икенче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу бара. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы бәяләре белән подписка кабул итү 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакытка чаклы, әлеге льготадан файдаланып, язылып калыгыз. Вакыт тиз үтә, ай узганы сизелми дә кала, шуңа күрә ашыгыгыз, хәзер үк язылып кую үзегез өчен бар яклап та отышлы. Ә инде март азагына кадәр язылып калсагыз, льготалы басмалар 1 июльдән сезнең өегезгә килә башлаячак. Сезне көтәбез, яраткан гәзит-журналларыгызга  язылыгыз һәм аларны укыгыз!
Фларида Сәмигуллина, 
почтамтның подписка бүлеге начальнигы.

Просмотров: 470 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.03.2012 | Комментарии (0)

2012 елның 4 мартында Русия Федерациясе 
Президентын сайлау үткәрелде.
Тавыш бирүдә катнашкан сайлаучылар саны (абсолют):  22196,
исемлеккә кергән барлык сайлаучыларга карата 92,77 процент.
Һәр кандидат өчен бирелгән сайлаучылар тавышы саны:
Жириновский Владимир Вольфович – 428 (1,93%),
Зюганов Геннадий Андреевич – 2491 (11,22%),
Миронов Сергей Михайлович – 288 (1,30%),
Прохоров Михаил Дмитриевич – 347 (1,56%),
Путин Владимир Владимирович – 18521 (83,44%).

Просмотров: 496 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.03.2012 | Комментарии (0)

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәррәү бара. Бу көннәрдә машина ихаталарында һәм ремонт мастерскойларында чәчүдә катнашачак техника, авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма инвентарь ремонтлана, көйләнә, ындыр табакларындагы складларда орлык әзерләнә, чәчү кондициясенә җиткерелә.
***
17 мартта район мәдәният йортында авыл хуҗалыгында эшләүчеләр җыелышын үткәрү планлаштырыла. Анда тармак эшчәннәренең 2011 елгы эшенә йомгак ясалачак, киләчәккә бурычлар куелачак. Программада хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы да бар.
***
6 мартта муниципаль район хакимиятенең бүләкләүче комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Комиссия әгъзалары, бүләкләнүгә тәкъдим итеүчеләргә тутырылган документларны тикшергәннән соң, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
***
Чакмагыш юл ремонт-төзелеш идарәлегендә язгы һәм җәйге юл төзекләндерү эшләренә әзерлек дәвам итә. Төзелеш материаллары туплана. Яңа ел башыннан полигонга комташ, вак таш ташыла башлаган иде, бу эш әле дә тукталып тормый – һәр көнне берничә ... " Читать дальше "
Просмотров: 544 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.03.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск