Воскресенье, 05.05.2024, 17:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 19
Һәркайсы үзен кирәкле тойсын өчен
Агымдагы елның 15 декабрендә муниципаль район хакимияте бинасының кече утырышлар залында муниципаль район Советының социаль-гуманитар мәсьәләләр, хокук тәртибен саклау мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе Салават Зәки улы Гыйзәтуллин ачты һәм алып барды.
Утырышта муниципаль район Советының "2012-2015” елларга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында "Һәркем файдалана алырлык мохит” программасы турында” һәм "2012-2013 елларга Башкортстан Республикасы  Чакмагыш районы муниципаль районында "Өлкән буыннар өчен халык университеты” программасы турында” карарлары проектлары каралды. Совет карарлары проектлары белән комиссия әгъзаларын Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенча идарәлегенең Чакмагыштагы бүлекчәсе начальнигы Илвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова таныштырды.
Проектларны җентекле  тикшерү нәтиҗәсендә даими депутат комиссиясе аларны хуплады һәм Совет  утырышында кабул итәргә тәкъдим кертте. 

Просмотров: 395 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Чаңгы юллары сезне көтә
23 декабрьдә район "Игенче” гәзите призына чаңгыда узышу оештырыла, ул Чакмагыш урман хуҗалыгы питомнигы янында агачлык эчендә салынган трассада үтәчәк.
Командалар составына  4 ир-егет һәм 3 хатын-кыз керә. Ир-егетләр – 6, хатын-кызлар 3 километр арада көч сынашачак. Ярышларда 17 яшькә кадәрле мәктәп укучылары, 18-30, 30-40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән югары ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнаша. Призлы урыннарны яулаган спортчылар "Игенче” гәзитенә яртыеллыкка язылу квитанциясе һәм Дипломнар белән бүләкләнәчәк. Командалар табиб раслаган заявканы үзләре белән алып килергә тиеш. Ярышлар 11 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез, дуслар!
Мөхәрририят.

Просмотров: 468 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Халык белән аралашты
15 декабрьдә Русия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинныңү ил халкы белән аралашуы соңгы вакытта илебез тормышында иң мөһим вакыйга булгандыр, мөгаен. Бу – Владимир Владимировның унынчы тапкыр "туры бәйләнеше” Аның чыгышы берничә федераль канал, радиостанция һәм Интернет аша тапшырылды.
Бу аралашуны мин дә кызыксынып карадым һәм тыңладым. 
Дүрт ярым сәгатьтән артык барган аралашу барышында барлыгы 1 миллион 700 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Владимир Путин тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылган сорауларга җавап бирде. Русиялеләрне эчке һәм һәм тышкы сәясәт, илнең киләчәк үсеш перспективалары, бүгенге икътисадый-социаль проблемалар, авыл хуҗалыгы, милләтара мөнәсәбәтләр, хезмәт хакы, юл төзелеше, эш белән тәэмин итү, бәяләрнең артуы, власть органнарының эшчәнлеге, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм башка бик күп мәсьәләләр кызыксындырды. Алар буенча тулы һәм  анык җавап бирелде. Башкортстаннан килгән сорауларга да җавап бирде Владимир Путин. Берсе – мөселман бәйрәмнәре, икенчесе – кышкы вакытка күчү, ө ... " Читать дальше "
Просмотров: 560 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск