Воскресенье, 05.05.2024, 16:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 12
Зур бурычлар билгеләнде
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышында "Халык өчен эшләргә!” дип исемләнгән Юллама белән чыгыш ясап, республикабыз халкы тормышын яхшыртуга юнәлтелгән мөһим бурычлар билгеләде. Беренче чиратта икътисадны үстерүгә юнәлтелгән уй-фикерләре, тәкъдимнәре аеруча мөһим.
Юлламада авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтәргә кирәк. Бу тармакта проблемалар күп җыелды. Техника паркын яңартуны тагын да тизләтү беренче чираттагы бурыч итеп куела. Дөрес, соңгы елларда дәүләтнең авыл хуҗалыгына бу өлкәдәге ярдәме сизелерлек булды. Быел 9 айда, мәсәлән, район хуҗалыкларына бюджеттан барлыгы 151 миллион сумнан артык акча бүленде, шуның 10,2 млн сумы авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын сатып алуга юнәлтелде. Барлыгы 137 млн сумлык хәзерге заман техникасы сатып алынды. Дәүләт тарафыннан мондый ярдәм киләчәктә дә дәвам ителәчәгенә ышанабыз.
Терлекчелек тармагын үстерүгә дә дәүләтнең ярдәме зур гына. Бу өлкәдә дә зур бурычлар куела. 
– Киләсе елдан республикада терлекчелек комплексын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла башлаячак. Биш, күп дигәндә җиде елда 500 сө ... " Читать дальше "
Просмотров: 502 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.12.2011 | Комментарии (0)

Районыбызның артабангы үсеше хакына
Агымдагы елның 8 декабрендә  муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында "2012 һәм 2014 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразлары” һәм "2012 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район бюджеты турында” муниципаль район Советы карарлары проектлары күмәк халык катнашлыгында ачык тикшерүгә чыгарылды. Аны бу чараны әзерләп үткәрү буенча комиссия рәисе Реканс Фәнил улы Ямалиев ачты һәм алып барды.
Комиссия тарафыннан әлеге норматив-хокукый актларга төгәллек кертү, аерым юнәлешләрен килештерү, тәкъдимнәр карауга бәйле шактый эш башкарылды. "2012 елга һәм 2014 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразлары” карары проекты белән муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары – икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев, "2012 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район бюджеты турында”гы карар проекты белән муниципаль район хакими ... " Читать дальше "
Просмотров: 461 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.12.2011 | Комментарии (0)

Конкурста җиңеп чыкты
Җаваплылыгы чикләнгән «Росгосстрах» җәмгыятенә быел октябрь аенда 90 ел тулды.  Шушы истәлекле дата уңаеннан җәмгыятьтә "Росгосстрах – бу без” дигән конкурс үткәрелде. 
Анда оешманың эшчәнлеген  чагылдырган фоторәсем-нәр белән бергә хезмәт күрсәткечләре дә искә алынды. Фоторәсемнәр  компаниянең порталына урнаштырылгач, Русиянең барлык төбәкләрендәге филиал һәм бүлекләре хезмәткәрләре үз коллегаларына – страховкалаучыларга тавыш бирде. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең районнан  җаваплылыгы чикләнгән "Росгосстрах” җәмгыятенең Башкортстан Республикасы филиалына караган Чакмагыш агентлыгы начальнигы Әсбах Хәмзә улы Мәсәлимов иң күп тавыш җыеп беренче урынга чыкты һәм җәмгыять рәисе Даниил Хачатуров кулимзасы куелган Диплом һәм көзгеле фотоаппарат белән бүләкләнде. Моңа өстәп тагын шуны да әйтергә кирәк, агентлык коллективы елны уңышлы тәмамлый, 9 айда 28 млн сумлык страховка взнослары җыеп планны 103 процентка үтәде.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 490 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.12.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск