Воскресенье, 05.05.2024, 22:03

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 13
Редакциябез каршында ел саен яшь хәбәрчеләр мәктәбе уңышлы эшләп килә. 2011-2012 уку елында беренче дәрес 15 декабрь көнне  сәгать 10да була. Туган телне һәм әдәбиятны сөйгән, журналист булырга хыялланып каләм тибрәткән укучыларны иҗади күчтәнәчләре белән көтәбез! Аларның редакциягә килүен оештыруда мәктәп директорлары, укытучылар ярдәменә ышанабыз. Яшь каләмкярләрне юлда бәла-казага тарымаслык итеп озатуыгызны үтенәбез.
Мөхәрририят.

Просмотров: 576 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.12.2011 | Комментарии (0)

Шимбә, 17 декабрьдә, район үзәгендә мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендә автомашиналар кую мәйданчыгында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Сәгать 10нан анда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар, эшкуарлар үзләре җитештергән ит-сөт продуктлары, яшелчә-җимеш, полуфабрикатлар һәм кондитер эшләнмәләре, он, шикәр, ярма һәм башка төр продукция тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә катнашуга бәйле белешмәләр белән муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенә 3-18-53 телефоны аша мрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рима Рәхимова,
икътисад һәм сәүдә бүлегенең
әйдәүче белгече. 

Просмотров: 462 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.12.2011 | Комментарии (0)

Лауреат булып кайттылар
Милләтара татулыкны ныгыту елына багышлап, республика районнарында сәнгать осталарының бәйгесе үткәрелде. Аның зона ярышы безнең районда да узды. Дүрт районның җыр һәм бию осталары арасында чакмагышлылар беренче урынга чыкты һәм финал бәйгесендә катнашу хокукы алды.
Башкортстан Республикасы халыкларының милли мәдәнияты фестиваленең финалы – Гала-концерты башкалабызның Нефтьчеләр сараенда 8 декабрьдә үтте. Республикабызның иң көчле талантлы җыр-моң ияләре җыелган иде анда. Тирә-як районнардан бары тик безнең районнан гына финалга чыккан биючеләребез монда да сынатмадылар, күңелләрне җилкендерерлек дәртле биюләре белән жюриның да, тамашачыларның да күңелен яуладылар. Һич арттыру түгел, "Гармун” һәм "Керәшен татарлары” биюләре "Асылъяр” һәм "Чакматаш” бию ансамбльләре башкаруында да бик матур, халыкчан килеп чыкты, профессиональ сәнгать дәрәҗәсенә ирешелде. Бу ике бию коллективының да осталыгы югары бәһаланды, Гала-концертның лауреаты булды. Әлеге биюләрне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Даутова салды.
Просмотров: 438 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.12.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск