Воскресенье, 05.05.2024, 14:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 12 » Күмәк тикшерүгә чыгарылды
09:01
Күмәк тикшерүгә чыгарылды
Районыбызның артабангы үсеше хакына
Агымдагы елның 8 декабрендә  муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында "2012 һәм 2014 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразлары” һәм "2012 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район бюджеты турында” муниципаль район Советы карарлары проектлары күмәк халык катнашлыгында ачык тикшерүгә чыгарылды. Аны бу чараны әзерләп үткәрү буенча комиссия рәисе Реканс Фәнил улы Ямалиев ачты һәм алып барды.
Комиссия тарафыннан әлеге норматив-хокукый актларга төгәллек кертү, аерым юнәлешләрен килештерү, тәкъдимнәр карауга бәйле шактый эш башкарылды. "2012 елга һәм 2014 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразлары” карары проекты белән муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары – икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев, "2012 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район бюджеты турында”гы карар проекты белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары  – район хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов таныштырды. Әлеге мәсьәләне тикшерүдә финанс идарәлегенең баш экономисты Дилә Шәрифҗан кызы Хакова, идарәлек начальнигы урынбасары, бюджет бүлеге начальнигы Эльвира Фидрат кызы Хаҗиева, район эшкуарлар союзы рәисе Ирек Гомәр улы Бакиров, муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев һәм мәгариф бүлеге  начальнигы Ришат Фәнил улы Хәмидуллин катнашты. "2012 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район бюджеты турында” карар проектына өстәмәләр һәм аның буенча аерым тәкъдимнәр дә кертелде. Күмәк тикшерүдә барлыгы 55 кеше катнашты.


Просмотров: 461 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск