Суббота, 04.05.2024, 16:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 29 » Зур җиңүләрегез белән!
12:17
Зур җиңүләрегез белән!
Шатлыклы хәбәр

Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов исеменә Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан хат килде. Анда түбәндәге юллар бар:
“Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы! 2014 елның 8-13 июль көннәрендә Яңа Воронеж шәһәрендә (Воронеж өлкәсе) X Бөтенрусия җәйге авыл спорт уеннары үткәрелде, анда Русия Федерациясенең 65 субъектыннан 2000гә якын авыл спортчылары катнашты.
Башкортстан Республикасы командасы, ә аның составына 6 муниципаль район: Уфа, Бөрҗән, Балтач, Краснокама, Хәйбулла, Чакмагыш районнарыннан 39 спортчы, 7 тренер, 1 җитәкче кергән иде, киеренке көрәштә уеннарның комплекслы зачетында унбишенче, ә авыл халкы 800 һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән төркемдә өченче урынны алды.
Башкортстан Республикасының гомум уңышына шушы уеннарда билбау көрәше ярышларында чыгыш ясаучы Чакмагыш районы муниципаль районы спортчылары да үз өлешен керттеләр. Шәхси ярышларда Илнур Зәйнетдинов – өченче, Илмир Саматов бишенче урынны алды. Бәйгеләрдә команданы комплектлауда һәм аның катнашуында физик культура һәм спорт буенча комитет белгече Р.М.Хуҗин зур ярдәм итте.
Физик культура һәм спортны үстерүгә өлеш кертүегез, спортчыларны уеннарга әзерләүдә ярдәм күрсәтүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез. Бу уңышлар Башкортстан Республикасының гомум Русия спорт аренасындагы абруен күтәрүгә булышлык итә.
Чын күңелдән Чакмагыш районы муниципаль районы спортчыларына яңа җиңүләр һәм уңышлы чыгышлар телим!
Министр  А.И.Иванюта”.
Районыбыз егетләре һәм кызларының Русия күләмендәге шундый мәртәбәле ярышларда катнашып, спортта югары күрсәткечләргә ирешүләре белән сокланабыз һәм горурланабыз. Алар Башкортстан, шул исәптән Чакмагыш данын янә еракларга тараттылар һәм спортның шушы төрен – билбау көрәшен үстерүгә зур өлеш керттеләр.
Киләчәктә дә аларга – башкаларга үрнәк күрсәтеп сәламәт яшәү рәвешен алга куйган яшьләребезгә – яңадан-яңа уңышлар, келәмдә яңа җиңүләр һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете телибез.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 606 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск