Суббота, 04.05.2024, 09:55

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 7 » Әзерлекнең мөһим этабында
08:33
Әзерлекнең мөһим этабында

Сайлаулар – 2014

Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс Ямалиев белән әңгәмә
 
– Реканс Фәнил улы, хәбәр ителүенчә, агымдагы елның 14 сентябрендә илдә Бердәм сайлаулар көне үтәчәк. Бу көнне безнең республика биләмәсендә урындагы сайлаулар буенча барлыгы 22 сайлау кампаниясе планлаштырыла. Кыскача булса да иң элек шулар турында таныштырып үтегез әле.
– Әйе, сайлау кампаниясе күп төрле дәрәҗәдә булачак. Иң беренче булып, әлбәттә, Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларны билгеләп үтәргә кирәк. Республикабызның сәяси тормышындагы шушы мөһим чарага әзерлек башланды да инде, ул календарь планга  ярашлы алып барыла. Моннан тыш, үзегез әйткәнчә, ике дистәдән артык сайлау кампаниясе булачак. Шуларның  берсе – 43 санлы Краснохолм сайлау округы буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы—Корылтай депутатын һәм башка урыннарда төрле дәрәҗәдәге депутатларны төп, өстәмә һәм вакытыннан алда сайлаулар үтәчәк. Шулай ук безнең район биләмәсендә 14 санлы Юмаш сайлау округында муниципаль район Советы депутатына өстәмә сайлау үткәреләчәк. Бу сайлауларга да әлеге вакытта әзерлек бара. Сайлауларның билгеләнүе турында киңкүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерелде. Район сайлаучыларының исенә төшерәм: урындагы сайлауларда республика буенча 53 депутат мандаты өчен тавыш бирү оештырылачак. Законга ярашлы, аларның барысы да альтернатив сайлаулар, ягъни бер депутат мандаты өчен ике яисә берничә кандидат дәгъва итәчәк.
– Барлык дәрәҗәдәге сайлаулар да сайлаулар турындагы закон таләпләреннән чыгып оештырыла. Әлеге сайлауларда үзгәрешләр бармы, булса, ниндиләр?
– Яңалык бар, Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларда беренче тапкыр кулланылачак үзгәрешләрнең берсе – республика башлыгы вазыйфасына кандидатлар хәзер, федераль законга ярашлы, сайлауларда катнашу хокукы булган сәяси партияләр тарафыннан гына күрсәтелә ала. Әлеге вакытта Русия Федерациясендә теркәлгән 77 сәяси партиянең 69ы сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар хакындагы мәгълүмат Русия Үзәк сайлау комиссиясе  сайтында урнаштырылган.
Башкортстан Республикасында 56 төбәк бүлеге теркәлеп, аларның 52се сайлауларда катнаша. Бу исемлек “Республика Башкортостан” гәзитенең 2014 елның 20 июнь санында басылып чыкты, ул мәгълүматлар республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында да бар.
Кандидатны күрсәтүне яклап муниципаль берләшмәләрнең вәкиллекле органнары депутатларының култамгалары җыелырга тиешлеге дә әйтелә законда. Андый култамгалар саны күрсәтелгән барлык депутатларның 5 процент өлешен тәшкил итәргә, имзаларның дөреслеге нотариаль тәртиптә расланырга тиеш.  
– Башкортстан Республикасы Президентына кандидат күрсәтүдә ничә депутатның култамгасын җыю карала?
– Республика муниципаль берләшмәләр органнарының вәкиллекле органнары депутатларының 457 култамгасын җыярга кирәк булачак. Шул исәптән 57 култамга муниципаль районнар һәм шәһәр округлары депутатларыныкы булырга тиеш. Шушы 57 култамга кимендә 48 муниципаль район һәм шәһәр округларында җыелырга тиеш.
Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат шушы югары постка барырга ризалыгы турындагы гариза белән бергә Үзәк сайлау комиссиясенә закон таләпләренә җавап бирерлек үз партиясенең өч кандидаты турындагы мәгълүматлар һәм тиешле документларны да тапшырырга бурычлы. Кандидат Президент итеп сайланган очракта өчнең берсе республиканың дәүләт власте башкарма органнарыннан Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләренә ия булачак.
Башкортстан Республикасы Президентына кандидатлар үзләренең сайлау кампанияләрендә үз сайлау фондларын булдырырга тиеш. Кандидатның сайлау фонды средстволарын тотыну күләме 200 миллион сумнан артырга тиеш түгел.
– Сайлауларга әзерлек башланды, дидек. 14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көненә кадәр ул әзерлек чоры нинди этаплардан тора?
– Әйткәнемчә, барлык дәрәҗәдәге сайлауларга әзерлек сайлаулар турындагы законнарга ярашлы, календарь план буенча үткәрелә. Беләсездер, хәзер республиканың иң югары вазифасына кандидат күрсәтү башланды. Бүгенге көндә 8 сәяси партиядән 8 кандидат күрсәтелде. Бу эш 9 июльгә кадәр дәвам итә. Аннары, документлары тикшерелеп беткәч, 28 июльгә кадәр югары постка дәгъва итүче кандидатларны теркәү үткәрелә. Кандидат күрсәтелү көненнән башлап үзенең сайлау алды агитациясен башларга хокуклы.
– 14 санлы Юмаш сайлау округында үтәчәк муниципаль район Советы депутатын сайлау турында ни әйтерсез?
– Бу сайлау округында әлеге депутатның үз гаризасы буенча бер депутат мандаты бушады. Шул сәбәпле, анда 14 сентябрьдә өстәмә сайлау үтәчәк. 14 санлы Юмаш сайлау округына 4 сайлау участогы керә. Аларда да әзерлек эшләре башланды.
– Муниципаль сайлауларда вакытыннан алда сайлаулар үткәрү хакында да сөйләп үтсәгез иде?
– Федераль законга ярашлы, муниципаль сайлаулар үткәргәндә сайлау көнендә сайлау участогына килә алмаган сайлаучы, открепитель талоны белән тавыш бирү каралмаган очракта, вакытыннан алда үзенең гражданлык бурычын үти ала. Ул үзенең территориаль яки участок сайлау комиссиясе бүлмәсендә сайлау бюллетенен тутыра һәм аны конвертка салып, сайлау комиссиясенә тапшыра. Тавыш бирү көнендә ул конверт урнага төшерелә һәм сайлау бюллетеньнәрен исәпләгән вакытта ачыла. Алдан тавыш бирү 3 сентябрьдән башланып, 13 сентябрьдә тәмамлана.
– Сайлауларга әзерлек буенча тагын нинди мәсьәләләрне хәл итәсе бар?
– Сайлау үтәчәк биналарны билгеләп, бүлмәләрне ачыклап, анда сайлау кабиналарын урнаштыру, аларны җиһазлау бурычы тора. Һәркайсы белән ышанычлы телефон бәйләнешен булдыру буенча да эшлисе бар. Участок сайлау комиссияләрендә үзгәрешләр көтелә, аларны яңа әгъзалар белән тулыландырырга кирәк булачак. Агитация алып бару, агитация материалларын урнаштыру урыннарын билгелисе бар. Кыскасы, эш җитәрлек. Сайлауларга әзерлек мәсьәләләре киләчәктә территориаль сайлау комиссиясендә һәм шулай ук участок сайлау комиссияләре утырышларында даими тикшерелеп торылачак, бу юнәлештә эш барышы даими контрольдә тотылачак. Безнең районга киләчәктә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының килүе   планлаштырыла. Анда да шушы әзерлек мәсьәләләре каралачак.
Әңгәмәдәш – Рәшит Вахитов.
Просмотров: 800 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск