Пятница, 03.05.2024, 10:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 2 » Тормышыбыз яхшырсын дип
07:28
Тормышыбыз яхшырсын дип
 Нәфис Тимерҗан улы, табигый газның яшәешебездәге уңайлыклары, безне рәхәт тормышка чыгаруы турында күп сөйләргә булыр иде. Сүзне районның газ хуҗалыгы белән танышудан башлыйк әле.
– Әйе, табигый газ бер сүз белән әйткәндә тормышыбызны сыйфат ягыннан югары күтәрде. Ә моңа ирешү өчен газ сәнәгате хезмәткәрләре күп еллар дәвамында зур хезмәт салдылар. Бүген менә ничә еллар инде шушы тырышлыкларның нәтиҗәсен татыйбыз: табигый газ көздән язга чаклы өйләребезне, эш урыннарын җылыта, плитәгә килә, башка күп төрле уңайлыклар тудыра. Өлкән буын кешеләренең хыялы әнә шулай тормышка ашты.
Хәзер инде зәңгәр ягулык яңалык түгел, ул барлык авылларның 95 проценты өлешендә, ягъни 78 авылның 66сында яна.  Ә Чакмагышта яшәүчеләрнең барысы да диярлек (99 проценты) аңардан файдалана. Ел саен газ хуҗалыгын һәрчак тәртиптә тоту, газ җиһазларын һәм приборларын ышанычлы эшләтү, өзлексез файдалану буенча зур күләмле эшләр башкарабыз. Предприятие карамагында 800 километрдан артык югары, урта һәм түбән басымлы газүткәргечләр, төрле типтагы 110 газ көйләү пунктлары, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге 110 казанлык исәпләнә. Моннан тыш, райондагы 11 мең абонентны хезмәтләндерәбез.
– Быел газ хуҗалыгының, объектлары-ның тотрыклы һәм ышанычлы эшләвен тәэмин итү, кышкы җылыту  сезонына әзерлек буенча ниләр башкардыгыз?
– Газ җиһазларының һәрвакыт тотрыклы эшләве өчен күп төрле чаралар күрелде. Бу эшләр планлы алып барыла. Быел, атап әйткәндә, урта һәм түбән басымлы җир асты газүткәргечләренә 12 километр арада опрессовка үткәрелде, моның өчен Каргалы авылына газ бирүне вакытлыча тулысынча туктатып торырга туры килде. 140 километр газүткәргечләрнең изоляциясе торышы прибор ысулы белән тикшерелде. 109 газ көйләүче пунктларга агымдагы ремонт үткәрелде. Иске Калмаш һәм Иске Биккенә авылларындагы газ бүлүче пунктларга реконструкция ясалды. Каргалы, Иске Биккенә, Калмашбаш авыл мәдәният йорты һәм мәктәбенең газ көйләүче пунктларын яңарттык. Чакмагышта Трактор урамындагы яңа төзелгән балалар бакчасы казанлыгы, газ бүлү пункты һәм җир асты газ үткәргечләре файдалануга тапшырылгач, аларны хезмәтләндерүгә алдык. Овражная урамындагы газүткәргечне дә тиздән эшкә кушачакбыз. Үзебезнең гараж комплексына капиталь ремонт бара. Быел яңа төзелгән 76 йортка газ керттек. Кыскасы, саный китсәң, башкарылганнар күп. Авария-файдалану хезмәтенең эшчәнлеге, башка төрле хезмәт күрсәтүләр турында да күп нәрсә сөйләргә мөмкин булыр иде.
– Шушы күләмле һәм зур җаваплылык таләп ителгән эшләрне башкаручылар, үз һөнәренә чиксез бирелгәннәр дә бардыр бит?
– Иң тәүдә шуны әйтеп үтәм: безнең  70 кеше хезмәт салган коллективыбыз бердәм һәм тотрыклы эшли. Шулай булмаса, алда торган гаять зур бурычларны уңышлы үти алмас идек. Предприятиедә үз эшенә бирелгәннәр, һөнәрен чын күңелен биреп башкаручылар, мактауга лаеклылар күп. Аларның тәҗрибәсен яшьләр өйрәнә. Мәсәлән,   җитәкчебез Ил-
гизәр Гали улы Исхаков бу җәһәттән баш-каларга үрнәк күрсәтә. Ул биредә утыз елга якын эшли, 1987 елдан бирле җитәкче постында. Аның белән бергә эшли башлаган, хәзер инде мастер-техник күзәтүче вазифасын үтәүче Фидус Минһаҗев, Чакмагышта газ хезмәте оештырылганнан бирле хезмәт салучы шофер Фидрат Бакаев, слесарь Рәшит Таһиров, шофер Радик Якупов, слесарь Радик Шакиров, Нәзирә Фәрхетдинова һәм башка күпләр озак еллар дәвамында үз һөнәрләренә тугры калып, предприятиенең тотрыклы үсешен тәэмин иттеләр. Мастер Илнур Хәсәнов, эретеп ябыштыручылар Салават Бакиев һәм Зәбир Мөхәммәтдинов, слесарьлар Радис Хәсәнов, Рәшит Латыйпов, Фидус Юнысов, Данис Хуҗин, Илдар Исламов, шофер Рәсүл Исламов, тракторчы Фәнүр Тимашев һәм башкалар хезмәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
– Авылларда газ хуҗалыгын хезмәт-ләндерүчеләр эшлиләр, алар арасында кемнәрне атап үтәр идегез?
– Әйе, авылларда 21 слесарь эшли, алар газ хуҗалыгының тотрыклы, авариясез эшләве өчен күп көч салалар, халыкны хез-мәтләндереп, гомум эшкә зур өлеш кертәләр. Арада дистә елдан артык эшләп бу өлкәдә бай тәҗрибә туплаганнар да бар. Атап әйткәндә, Яңа Балтачтан Әкрам Ихсанов, Аблайдан Динар Әюпов, Рәҗәптән Илфир Фәрхетдинов, Имәнлекулдан Фаяз Исхаков, Яңа Каръяудыдан Фердинат Рәхмәтуллин, Юмаштан Владимир Захаров, Караталдан Әүфәт Фәхертдинов газ хуҗалыгын һәр-чак тәртиптә тоту өчен зур тырышлык са-лалар. Күпчелеге берничә авыл халкын хезмәтләндерә. Слесарьлар – тынгысыз хезмәт кешеләре, үз һөнәренең осталары, һәркайсы ике-өч һөнәргә ия. Күп эшләрне алар үзләре башкара. Менә шулай бердәм, уртак тырышлык белән алып барабыз эшне.
– Белүемчә, сезнең предприятиедә хәвефсезлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелә…
– Эшебездә аварияләр, хәвеф-хәтәр булмасын өчен җитди профилактика-кисәтү чараларын күрәбез. Җиһазларның һәм приборларның, газүткәргечләрнең төзеклеген даими тикшереп торабыз. Иске җиһазларны яңага алыштырабыз, заманча корылмалар урнаштырабыз, диагностика приборлары кулланабыз. Кадрларыбызның һөнәри әзерлеген яхшырту һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Уфада уку-эксперт пунктында һөнәри укуларда ел да белгечләребез укып кайта. Быел 4 мастер, 15 слесарь анда белемен һәм осталыгын арттырды. Һөнәри конкурслар үтеп тора. Үзебездә учениеләрне даими үткәрәбез, район күләмендә дә катнашабыз. Халык арасында, мәктәпләрдә профилактика алып барабыз, чыгышлар ясыйбыз, район гәзитендә дә материаллар басыла. Елына ике тапкыр газдан хәвефсез файдалану айлыгы үтә. "Дүртөйлегаз” предприятиесендә газдан хәвефсез файдалану буенча уздырылган викторинада актив катнашып, безнең районнан хезмәт ветераны Флүр Исламов призлы урынны алды.
Җитештерү өлкәсендә ирешелгәннәр белән беррәттән, безнең хезмәткәрләребез башка чараларда да актив катнаша. Мәсәлән, күп-тән түгел Чакмагышта үткәрелгән чәчәкләр бәйрәмендә беренче урынны алдык һәм бүләк белән бүләкләндек. Спортта да сынатмыйбыз, призлы урыннарны алып торабыз.
– Кышкы җылыту сезоны якынлаша, газ кулланучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Газдан файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә – беренче киңәшем шул. Икенчедән, кайда булса да газ исе чыкканын сизсәгез, шунда ук безнең хезмәткә хәбәр итегез! Өченчедән, җир эшләре башкарганда һәрчак алдан безнең белән килешегез. Дүртенчесе – газ җиһазларын үзегез генә алыштырмагыз, нинди дә булса үзгәртүләр кертмәгез! Үз белдегегез белән үзаллы эш итү зур авариягә китерүе ихтимал. Үзебезне дә, башкаларның да гомерләрен саклыйк, газ белән бик сак эш итәргә кирәк.
– Бәйрәмегез уңаеннан нинди теләкләр әйтер идегез?
– Бергә эшләгән хезмәттәшләремне, безнең предприятиедә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим. Һәм, әлбәттә, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын!
Әңгәмәдәш — Рәшит Вахитов.
Просмотров: 614 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск