Суббота, 20.04.2024, 02:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 11
Гимназия бинасына урнашкан 3256нчы сайлау участогында да Башкортстан Республикасының  бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай  депутатларын сайлау оешканлык белән үтте. Бу мөһим кампаниядә дистәдән артык яшь кеше тәүге тапкыр катнашты, республика-парламенты — Дәүләт Җыелышы-Ко-рылтайны формалаштыруга кушылып, Русия Федерациясе гражданины буларак, үзенең конституцион хокукын тормышка ашырды. Башкортстан Дәүләт медицина университетының икенче курс талибәсе Галия Шәмсетдинова дулкынлану кичерүен, үзе тавыш биргән депутатның, сайлаган партиянең халыкка игелекле хезмәт итәчәгенә, аеруча яшьләр өчен хәстәрлек күрүләренә ышанычын белдерде. Университетны тәмамлау белән район дәваханәсенә эшкә кайтырга исәбе. Башкорт дәүләт педагогия университеты талибы Ар-тур Гарапов мәгълүмат системасы һәм технологиясе буенча белем ала, ягъни заман техникасы белән идарә итү белгече булачак икән. Аның да киләчәккә карашлары якты, һөнәргә ия булгач, туган җиренә кайтып эшләргә тели, өметләре аклануына шикләнми. Яшь сайлаучыларны сайлау учас-
тогы комиссиясе рәисе Луиза Фә-рит кызы Нәбиева тәбрикләде, Баш-кортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Котлау хатын тапшырды.
Иң өлкән сайлаучы Тынычлык ура-мында яшәүче Нәҗибә апа Гәрәева булды. 
– Миңа йөзенче яшь, аякларым йөреп торганда дип шатланып килдем менә. Безнең буын төрлесен күрде, күпне ... " Читать дальше "
Просмотров: 495 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.09.2013 | Комментарии (0)

2013 елның 8 сентябрендә 54 санлы Рәҗәп сайлау округы буенча Башкортстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлау үтте. Тавыш бирүдә 53308 сайлаучы (92,99 процент) катнашты.
Кандидат Ләйсән Рәсүл кызы Гарипова өчен сайлаучы-ларның 2,21 проценты тавыш бирде.
Кандидат Радик Мәэмүн улы Миңнебаев сайлау-чыларның 2,22 процентының тавышын җыйды.
Кандидат Вадим Васильевич Соколов өчен сайлаучы-ларның 88,14 проценты тавыш бирде.
Кандидат Эрик Марат улы Усманов сайлаучыларның 4,50 процентының тавышын җыйды.
Кандидат Илдар Нәүфәл улы Хәбиров өчен сайлаучы-ларның 2,51 проценты тавыш бирде.
54 санлы Рәҗәп сайлау округы буенча Башкортстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты итеп Вадим Васильевич Соколов сайланды. 
Просмотров: 596 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.09.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск