Пятница, 29.03.2024, 02:25

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 26
Гәзитебезнең 97 санында агымдагы елда аерым категория кешеләрне (туган елына карап) диспансерлаштыру баруы хакында язган идек инде. Аерым алганда, 18 һәм аннан югарырак яшьтәге эшләүче һәм эшләмәүче гражданнар, мәгариф учреждениеләрендә көндезге бүлектә укучылар медицина тикшерүе үтә.
Йорт-кураларда сезонлы көзге эшләрдән бушый алмаган-гадырмы яки башка сәбәпләр беләндерме, райондашлар бу мөһим процедураны үтәргә ашыгып бармыйлар. Моны бары тик үз сәламәтлегеңә битарафлык дип кенә аңлатып була торгандыр. Чөнки дәүләт тарафыннан диспансерлаштыруны үзвакытында үткәндә генә, әлеге тикшерү вакытында ачыкланган чирләре булган гражданнарны льготалы дарулар белән тәэмин итү исемлегенә кертү планлаштырыла. 
Агымдагы елда диспансерлаштыруга шушы елларда туган гражданнар җәлеп ителә: 1914, 1917, 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992. Өлкән яшьтәгеләрне район үзәк дәваханәсендә берничә белгеч-табиб төрле  ысуллар кулланып тикшерәчәкләр. Максаты – хроник  авыруларны иртә ачыклау. Билгеле булуынча, мондый чирләр халыкның инвалидка әверелүенең һәм вакытыннан алда үлеменең төп сәбәбе булып тора. Чирлеләр яисә авыруы үсеш алу мөмкинлеге (фактор риска развития) булганнар, шулай ук сәламәт кешеләр өчен аларның саулыгы торышын билгеләү дә мөһим бурыч итеп куела. А ... " Читать дальше "
Просмотров: 454 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.09.2013 | Комментарии (0)

Авыл Советы авыл биләмәсе башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсе
Авыл Советы авыл биләмәсе башлыкларының июль аенда башланган төзекләндерү буенча күчмә семинар-киңәшмәләрнең соңгысы узган атнаның җомга көнендә Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде.
Ташкалмаш: юллар яхшыра
Семинар Ташкалмаш авылыннан башланды. Авылга илтүче һәм урам юллары быел комташ түшәлеп күтәртелгән һәм ныгытылган. Мондый юлдан яңгыр яуганнан соң җиңел автомашинада да үтеп була.
Авыл клубы бинасы кышкы шартларда эшләүгә әзерлек хәлендә. Аны ягып җылыту проблемасын да уңай хәл иткәннәр. Семинарда катнашучылар яңа гына урнаштырылган могҗизалы мичне кызыксынып карадылар. Эш шунда: кышын утын ягып җылытылачак. Калын тимер калайдан эшләнгән мичкә озын итеп киселгән агач пүләннәре ыргытыла. Алар озак вакыт янып бинаны җылытып торалар. Мондый яңалыкны кертү нәтиҗәсендә елына йөзләрчә мең сум акча экономияләнәчәк, диделәр.
Яңа Калмаш: халык бәйрәмнәре онытылмый
Авыл мәдәният йортында безне ихлас, җылы итеп каршы алдылар. Ихатадагы өстәлдә самавыр кайнап утыра, учак ягып казан асканнар. Бер урында пешеренәләр, икенчесендә табын әзерлиләр. Ә ихата төрле-төрле чәчкәләргә күмелгән. Хәстәр ... " Читать дальше "
Просмотров: 675 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.09.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск